Ике автомобиль, унбер смартфон уйнатылачак
Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә – 14 сентябрьдә масштаблы #БөтенГаиләБеләнСайлауга #ТатарстанАлга республика-күләм фотоконкурсы узачак.
Татарстанда яшәүче һәр гаилә көн дәвамында иртәнге сәгать 7дән алып кичке 8гә кадәр фото урнаштырып, ике автомобильнең берсен яисә 11 iPhone смартфонының берсен ота алачак.
Конкурста катнашу өчен түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк:
– 14 сентябрьдә ТР сайлау участогы каршында «Бөтен гаилә белән сайлау-га» дигән махсус беләзек (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында алып булачак) киеп, бөтен гаилә белән фотога төшәргә;
– фотоны #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга дигән ике мәҗбүри хэштег белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә урнаштырырга.
Мәҗбүри шартлар:
– гаилә белән фото сайлау участогы каршында (тышкы яктан) төшерелгән булу шарт. Фотографиядә сайлау участогына керү урынының таныла торган элементы: язу, плакат, баннер күренергә тиеш.
– фотографиядә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә торган махсус беләзек (ким дигәндә берәү) күренү мөһим.
#БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга хэштеглары фотография урнаштырылган постта (комментарийларда түгел) булырга тиеш.
Призлар уйнатуда катнашучының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә урнаштырылган фотографияләр катнаша (фотоконкурсны уздыру вакытында катнашучының шәхси бите ачык булырга тиеш, аккаунт 18 яше тулган затныкы булу шарт).
Шартлар белән «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә, «2025 елның 14 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев