Җиһаз сатып алырга җыенсагыз...
Бу уңайдан белгеч киңәшләре.
Җиһаз сатып алырга теләүчеләргә бүгенге базар шартларында тәкъдим ителгән модельләр һәм маркалар арасында кайвакыт бәясе һәм сыйфаты буенча тулысынча канәгатьләндерә торган әйберне сайлап алу авыр.
Өстәвенә, кулланучылар сыйфатсыз товар белән очрашкан очраклар да сирәк түгел. Җиһаз сатып алуның кагыйдәләре һәм җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокукы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина белән әңгәмә кордык.
— Эльвира Сәгыйтовна, сатып алынган җиһазда кимчелекләр ачыкланса, нишләргә?
— Җиһазда җитеш-сезлекләр ачыкланса һәм бу хакта сатучы алдан әйтеп үтмәгән булса, кулланучы, сатып алу бәясен яңадан исәпләп, әлеге яки башка модельдәге товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Шулай ук сатып алучы сатып алу бәясен киметүне яки товар җитешсезлекләрен тиз арада бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итә ала. Тагын бер вариант — ул сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү.
— Җиһазны сөйләшенгән вакытта китермәсәләр, сатып алучыга нишләргә?
— Сатып алу-сату килешүендә билгеләнгән күләмдә алдан түләү алган сатучы товарны кулланучыга күрсәтелгән срокка тапшыру йөкләмәсен үтәмәсә, сатып алучы түләнгән товарны ул билгеләгән яңа срокка тапшыруны яки алдан түләү суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта кулланучы алдан түләнгән товарны тапшыруның килешүдә билгеләнгән срогын бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплата ала. Сроклары үтәлмәгән очракта, сатучы сатып алучыга кичектерелгән һәр көн өчен товарга алдан түләнгән сумманың ярты проценты күләмендә пеня түли. Әмма кулланучы тарафыннан түләтелгән пеня суммасы товарга алдан түләнгән суммадан артып китә алмый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сатучы алдан түләнгән товарны тапшыру срокларын бозуның хәл ителмәслек сәбәп нәтиҗәсендә яки кулланучы гаебе белән килеп чыгуын расласа, кулланучы таләпләре канәгатьләндерелми.
— Сатып алучы формасы яки габаритлары буенча туры килмәгән сыйфатлы җиһазны кире кайтарырга тели икән, нишләргә?
— Кулланучы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектация-се буенча туры килмәгән җиһазны (диван, өстәл, урындык һәм башкаларны), ул комплект, набор яки гарнитур булмаса, яки берничә әйбердән тормаса, 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы. Шулай ук җиһазлар кулланылмаган булырга һәм товар төсе, куллану үзенчәлекләре, завод ярлыклары сакланырга тиеш. Искәртеп узабыз, җитешсезлекләре булмаган җиһаз гарнитураларын һәм комплектларны кире кайтарып булмый, чөнки алар азык-төлек булмаган тиешле сыйфаттагы товарлар исемлегенә кертелгән.
— Җиһаз сатып алганда сату-алу килешүе кирәкме?
— Килешү булса, әлбәттә, яхшырак. Килешүне дөрес төзегез. Килешүгә сатып алучы кирәк дип санаган башка шартлар да керергә мөмкин.
Җиһаз гарнитурларын һәм тиешле сыйфаттагы комплектларны кире кайтарырга яки алыштырырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев