Игътибар, игътибар: иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды
Зәй муниципаль районы сайтында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектын гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара.
Халык ел саен республикада нинди иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерергә кирәклеген сайлап тавыш бирә. Татарстанның барлык шәһәр һәм район кешеләре катнаша.
Иң күп тавыш җыйган объектлар 2026 елда Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасында өстенлекле булачак.
Зәйдә иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүгә берничә вариант тәкъдим ителә. Ә безгә нинди иҗтимагый киңлекне сайлау стратегик яктан отышлырак соң?
Әлбәттә, Ринат Фәрдиев исемендәге паркның 3 чираты (Нефтьчеләр урамыннан Воздвиженка бистәсенә кадәр). Чөнки мондый зур күләмдә төзелеш – проект эшләрен муниципалитет федераль һәм республика финанс ярдәме хисабына гына башкарып чыга ала. Ә “Яшьләр” паркында эшләр инде төгәлләнү алдында, Рафиков урамындагы паркны “Татэнерго” АҖ белән берлектә яңарту күздә тотыла.
Ринат Фәрдиев исемендәге паркның 3 чиратын төзекләндерү исә үсеп килүче микрорайоннарны 35 квартал белән Яңа шәһәр арасындагы гомуми шәһәр киңлегенә берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Ягъни шәһәрнең 4 микрорайоны, Шанхай һәм Воздвиженка бистәләре уңай мохитле иҗтимагый киңлек белән тоташа. Һичшиксез, әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәргә икенче сулыш бирәчәк, аның җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да онатмаска кирәк, финанслауны республикада халык активлыгы иң зур булган районнар гына алачак. Шуңа күрә, тиз арада Дәүләт хезмәтләре порталы аша тавыш бирергә ашыгыгыз! Үз сүзен әйтүгә 14 яшьтән башлап һәр зәйле, Зәй өчен җан атучы хокуклы. Мондый мөмкинлекне кулдан упкындырмыйк.
Әлеге сылтама буенча кереп, тавыш бирегез:
https://gorodsreda.tatar.ru/?utm_source=golosovanie2025&utm_medium=website_banners_gos
Шәһәребезне бергәләп кенә иң төзек һәм иң уңайлы итәчәкбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев