Игътибар: “Җәй яме син, Питрау!” конкурсын игълан итәбез
Тиздән Питрау бәйрәме җитә.
Питрау ул – табигатьне олылау, аның биргәннәренә шөкерана итү, табигатьнең гүзәллегенә, иркенлегенә соклану, мактау җырлау. Бәйрәм халыкның урып-җыюга керешер алдыннан бер очрашып, күңел ачу чарасы да.
Питрау – җәйнең кыл уртасы. Бу көнне үсемлекләр үсүдән, кошлар сайраудан туктый, диләр. Шушы көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре аеруча файдалы, диләр.
Бәйрәмнең электән үк килгән үз гореф-гадәтләре, йолалары бар. Авыл халкы Питрауга ике атна кала печәнгә төшкән. Печәнчеләрне авыл халкы коймак пешереп, тәкә суеп көтеп торган. Ашап, ял итеп алгач, шул урында бәйрәм башланган.
Питрау бәйрәме уңаеннан “Зәй офыклары” газетасы район керәшен оешмасы белән бергә “Җәй яме син, Питрау!” дип аталган конкурс игьлан итә. Конкурска Питрау бәйрәменә, Кашкатауга багышланган шигырьләр, хикәяләр кабул ителә. Форматы буенча чикләүләр юк.
Иң мөһиме, билгеләнгән теманы ачу һәм язган шигырь, хикәяләр моңа кадәр газеталарда чыкмаган булырга тиеш.
Барлык җибәргән язмалар “Зәй офыклары” газетасы сайтында һәм Вконтакте төркемендә, шулай ук МАХта һәм Вконтактеда “Зәй керәшеннәре” төркемнәрендә басылачак.
Һәр жанр буенча беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнеп, җиңүчеләргә Питрау бәйрәмендә бүләкләр тапшырылачак.
Конкурс 8 июльгә кадәр үткәрелә.
Материалларны zayof@yandex.ru электрон почтасына яки 8-939-318-78-22, 8-917-257-32-02 МАХ номерына җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев