Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
Зәй районында халык әйтемендәгечә, «кендеге җиргә береккән», авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куючылар күп.
Урып-җыю эшендә катнашучы комбайнчы-механизаторлар да әнә шундый хезмәт ияләре. Хәзер алар көнне төнгә ялгап агымдагы ел уңышын җыю белән мәшгульләр.
Араларыннан «Зәй шикәре» комбайнчысы Сергей Краснов 2000нче елдан бирле тимер атта иген басуларын иңли. Башта «Нива» комбайнында эшләгән, хәзер исә дүртенче сезонын «Нью-Холанд» комбайнында урып, суктыра.
«Үзем бер комбайнны иярләп эшли башлавыма да инде 24 ел. Аңа кадәр дә кече яшьтән җәйләрем кырларда үтте. Элекке елларда үсмер килеш комбайнчы ярдәмчесе булып урып-җыюда катнашу бар иде бит. Мин дә әти белән һәр ел саен урак чорында катнашып килдем. Бу чорны күңелем көтеп ала. Беренчедән, ул яраткан, канга сеңгән хезмәтем булса, икенчедән гаилә бюджетын бөтәйтү өчен дә зур мөмкинлек. Районда игенче хезмәте яхшы бәяләнә, шөкер!», — ди Сергей.
Ул үзе Сәвәләй егете. Акташта һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендә калып, авыл хуҗалыгы тармагында механизатор булып эшли башлаган. Хәзер гаиләсе белән Чыбыклы авылында төпләнеп яши. Тормыш иптәше Рамилә белән алар өч малай тәрбиялиләр, бәләкәе өч яшьлек Данис. Алар әтиләренең кырлардан арып кайтуын көтеп алып, игенчегә күңел рәхәте бирәләр, малайлар әтиләрен сагынып көтүләрен белдерәләр.
— Арып эштән кайткач та, сине өеңдә сагынып көтеп торучылар булу бөтен алҗуларны юып алгандай итә. Юкка гына тылың нык булсын, димиләрдер, — дип елмая Сергей.
Олы улы Даниел исә быел тугызынчы сыйныфка бара. Алга таба ул да әтисенең һөнәрен дәвам итеп механизатор булырга максат тота икән.
«Тугызынчыны бетергәч Зәйдәге политехник колледжга укырга керергә исәпли. Инде техниканы яхшы белә», — дип горурлана улы белән механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев