Игенче көзен уңыш җыя, ә укытучы язын...
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер уку елы тарихка кереп калачак.
Бүгенге язмабыз Зәй шәһәренең “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта мәктәбе” хакында.
Яхшы мәктәп, әлбәттә, үз-үзеннән тумый, барлыкка килми. Аны лидерлык сыйфатларына ия булган шәхес җитәкләргә тиеш. 7 нче урта мәктәбе бу яктан бәхетле булды. 2017 елдан бирле ул Игорь Александрович Биканов кулында. Ул киң карашка ия, заманны, яңалыкны бик яхшы сизә торган, ышанганына тугры калып, һәрвакыт алга барган, уңган-булган кешеләрне үтәли күреп, янына туплап, үстерә ала торган җитәкче. Шуңа күрә дә, 7 нче урта мәктәп җәмәгатьчелек, ата-аналар өчен әһәмиятен югалтмый килә, көннән-көн популярлыгы арта бара.
- Без бу мәктәптән күчү турында уйламыйбыз, китәсебез килми, мондагы укытучылар бик көчле, белемлеләр, һәр бала өчен җан атып торалар.
Һич уйламаганда ата-аналарның әнә шундый сөйләшүләренә шаһит булырга туры килде миңа.
- Әлбәттә, ата-аналарны беренче чиратта балаларының укудагы уңышлары, яхшы билгеләре сөендерә. Шул ук вакытта, мәктәп диварларында әйбәт өлгерешкә ирешү белән беррәттән, җәмгыятебез өчен тәрбияле кеше җитештерү дә мөһим. Шуннан чыгып, без тәрбия мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирәбез. Тәрбия һәм укыту – бердәм һәм аерылгысыз белем бирү процессы ул. Нинди генә чорда яшәсәк тә, укытучының үз алдына куйган максаты бер үк – тирән белем һәм яхшы тәрбия бирү. Коллектив тотрыклы, тәҗрибәле педагоглардан тора. Өлкән яшьтәге остазларыбыз яшьләрне бик теләп үз канаты астына ала, эшкә өйрәтә, барлык белгәне, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Бергәләп конкурсларда катнашып, грантлар отып яшибез, - ди җитәкче Игорь Александрович, чын күңеленнән сөенеп.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру – мәктәпнең иң җаваплы чоры. Нәтиҗәләрегез ничегрәк?
- Узган уку елында барлык фәннәрдән дә күрсәткечләребез уртача булды. Быел да начар булмас дигән өмет белән нәтиҗәләрне көтәбез, - дип дәвам итте сүзен Игорь Александрович.
- Бу мәктәп администрациясенең уку-укыту эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра алуымы, әллә баланың тумыштан килгән сәләте һәм тырышлыгы нәтиҗәсеме? – дип кызыксынам.
- Монда икесе дә бар. Шулай да эш нәтиҗәләре күпмедер дәрәҗәдә балаларның сәләтенә бәйле. Әмма шул ук вакытта коллективта аларның сәләтен ача һәм үстерә алырлык укытучылар булуы зарур. Безнең укытучыларыбыз нәкъ менә шундыйлар. Аларның максаты – балаларга дөрес юнәлеш биреп, кирәкле материал тәкъдим итү һәм имтиханнарга әзерләнергә булышлык күрсәтү, - ди Әлфия Минирахман кызы.
Укучыларның төрле фәннәрдән республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда 19 призлы урыннар яулавын әйтеп үтү дә язык булмас. Регина Краснованың 7 нче сыйныф укучысы Егор Кутаев физкультурадан җиңү яулаган. Сәнгать, рус әдәбияты, тарих, география, биология, татар теле, Татарстан тарихы фәннәре буенча ел саен призлы урыннар булып тора. Сәләтле балалар белән эшләүгә бөтен көчләрен куйган укытучылар: Гүзәл Дылевская, Ирина Гладких, Юлия Запека, Альбина Юсупова, Любовь Долгова, Юлия Танчук, Әлфия Петровалар белән ничек горурланмыйсың!
Информатика укытучысы Ольга Советникованың укучысы Дамир Юсуповның призлы урынга лаек булуы да сокландыра.
“Бу уңышларыгызның сере нәрсәдә?” – дигән сорауга Әлфия Минирахман кызы болай җавап бирде:
- Болар бер генә көндә һәм бер генә кеше хезмәте белән ирешелгән уңышлар түгел. Аң-белем бирү мәктәп бурычы булса, аңа омтылу гаиләдән алынган тәрбиядән килә. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Димәк, хезмәт җимешебез уртак. Безгә килгән кунаклар, сокланып: “Сез бер гаилә кебек”, - дип китәләр. Мин дә кабатлыйм: “Сез чыннан да, бер гаилә кебек”.
- Бөтен көчен, белемен, сәламәтлеген балалар укытуга, тәрбияләүгә биргән укытучының эшен күрә һәм бәя бирә белә, безнең мәктәп администрациясе. Ә без, укытучылар, һөнәри яктан һәрчак үсештә булырга тиешбез. Үзебез теләп төрле бәйгеләрдә катнашабыз, башка мәктәп укытучылары белән тәҗрибә уртаклашабыз. Балалар белән төрле фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясыйбыз, балалар белән төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз, - диләр биредә эшләүче укытучылар.
- Сәләтсез бала юк. Аларны вакытында үстерә белергә генә кирәк. Конкурсларда, төрле ярышларда катнашкан балалар үзләренә ышана һәм алар беркайчан да тормышта югалмаячаклар, - ди, башлангыч сыйныф укытучылары Римма Әхмәтшина, Тәслимә Фахруллина, Нина Тулыниналар.
Тел тамыры, аның яме, тәме – гаиләдә. Һәр әти-әни баласы белән татарча сөйләшсен, һәр гаиләдә татар теле хөкем сөрсен иде, дип тели үз гомерен шушы изге бурычка багышлаган милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Эльза Нургаллина. Мәктәптә туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү аша балаларны әдәбият, сәнгать дөньясына алып керү мөмкинлеге туган. Мине ветеран укытучы һәм шигырьләр язу эше белән шөгыльләнүче буларак, балалар белән очрашуга чакырганнар иде. Мин аларга балалар өчен язган шигырьләремне укыдым. Тып-тын гына игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган мәгънәле сорауларын бирделәр. Сәнгатьле итеп минем шигырьләремне сөйләделәр. Мин аларга сокланып утырдым. Җан җылысын, сабырлыгын, фидакарьлеген биреп, ана теленә мәхәббәт уятучы Резида Нигъмәтҗанова, Люция Гиниятуллина, Динара Зиятдинова, Алсу Талиповалар кебек татар теле укытучылары булуына сөенеп куйдым. Мәктәптә “Нур” балалар театры түгәрәге эшләп килә. Түгәрәктә укучылар татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр һәм эзләнү эшләре белән фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар.
Мәктәптә төрле юнәлеш буенча 14 түгәрәк эшли. Алар навигатор буенча алып барыла.
- “Россия бөркетләре”, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Яшь армиячеләр сафы” хәрәкәтләренә балаларыбыз бик теләп кушылды, - дип, әңгәмәне дәвам итте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Антонова. – Спорт-сәламәтләндерү чараларына да зур игътибар бирәбез. Баскетбол, волейбол, футбол буенча, президент ярышларында укучылар физкультура укытучылары Регина Краснова, Ринат Хәлиуллин җитәкчелегендә югары уңышларга ирештеләр.
“Ватанны саклау куркынычсызлыгы нигезләре” предметы укытучысы, майор Сергей Петрушенко бүгенге көндә махсус хәрби операциясендә хезмәт итә. Ял вакытларына кайткач, мәктәпне, балаларны сагынып очрашуга килә.
Мине биредәге тагын бер нәрсә сокландыра. Бу мәктәптә көтелмәгән кунакны да ишектән керү белән ачык йөз белән каршы алалар. Мәктәп директоры Игорь Биканов үзе дә шундый елмаюлы, ягымлы затлардан. Һәркайда тәртип, чисталык хөкем сөрә. Коридорда чабып йөрүче балалар да юк. Административ команда турында да икенче гаилә дип әйтеп була. Алар – бер дулкында.
Мәктәп юлыннан ук бала зур тормышка аяк басарга өйрәнә, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә шушы 7 нче урта мәктәптәге шикелле белемле укытучылар, юл күрсәтүче остазлар булганда әлеге укучылар үз урынын гади тормышта гына түгел, йолдызлар арасында да табачак.
Бу мәктәп киләчәктә дә Зәебезнең йөз аклыгы булып, хезмәт дәртен сүндермичә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү миссиясен лаеклы дәвам итәр дип ышанам. Алга таба да зур уңышларга ирешеп, бердәм көчле коллектив булып эшләүләрен теләп калам.
Ветеран укытучы Фәния Әгъзамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев