Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Игелекле һөнәр иясе

Ак халатлы, игелек-ле hөнәр ияләрен, шәфкать туташларын сабырлык чыганагы, табибның уң кулы булганнары өчен “мәрхәмәтлек фәрештәләре” дип атыйлар. Озак еллар бу җаваплы һәм җиңел булмаган һөнәргә туг-ры калып, хезмәтен зур осталык белән башкарган, матур уңышларга ирешә алганнар аеруча игътибарга лаек.

Валентина Боярова 50 елдан артык сәламәтлек сак-лау тармагында хезмәт куйган. Күптән түгел ул 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Валентина Николаевна Зәй үзәк дәваханәсенә 1973 елда эшкә килә. Хезмәт юлын балалар бүлегендә дежур шәфкать туташы буларак башлый: биредә 13 ел эшли. Бу елларны ул аеруча җылылык белән искә ала, чөнки балалар белән аеруча күңел җылысын биреп, аларны аңлап, яратып эшләргә кирәк.

-Ул вакытта балалар дәваханәгә әнисе белән бергә салынмый иде, хәтта 1,5 яшьлек балалар да ялгызы гына дәвалануга салынып, без аларны карап-тәрбияләп тордык. Кечкенә балалар аеруча игътибар таләп итә бит, чөнки алар кайсы җирләре авыртканнарын әйтә алмыйлар. Бик күп авыр очраклар булды. Мәсәлән, 1978 елда яшь ярымлык кызны көчле агулану билгеләре белән алып килделәр. Ул аңында түгел, температурасы 40ка якын күтәрелгән иде. Табиб-реаниматолог һәм мин бергәләп баланы дәваладык та, тәрбияләдек тә. Кайвакыт мин әлеге кызның әнисен урамда очратам һәм ул әле дә баласын коткарган өчен рәхмәт әйтеп китә. Икенче очракта минем дежурлык вакытында кабул итү бүлегенә косыгына тончыккан баланы китерделәр. Ул зәңгәр төскә кергән иде һәм аны көзән җыера башлады. Ә табиб юк иде һәм миңа аңа кичекмәстән ярдәм күрсәтергә туры килде, - дип искә ала ул.

1985 елда Валентина Николаевнаның тормыш иптәшен биш елга Монголиягә эш командировкасына җибәрәләр һәм ул аның белән китә. Анда өлкән шәфкать туташы булып эшли, ә кайткач яңадан Зәй район үзәк дәваханәсенә эшкә урнаша. Пенсиягә чыкканчы ул 19 ел өлкән шәфкать туташы булып эшли. Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау тармагында эшләү өчен намуслы булырга һәм кешеләрне яратырга кирәк.

Алар тормыш иптәше белән 47 ел тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Бер кыз һәм ул үстергәннәр, ә хәзер оныкларының уңышларына шатланып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев