Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язмышым, зур сиңа рәхмәтем

Гомер узган саен кеше балачагын, үткәннәрен сагына.

Хәтер-хатирәләрендә йөгереп кенә шул чакларга кайтып килә. Рәмзия Ильина шул уйлар өермәсен шигъри юлларга салган.
Язмышым, зур сиңа рәхмәтем
Төш күрәмен, йөрим су буенда,
Болын чәчәкләре кулымда.
Кояш нуры назлый битләремне,
Күбәләкләр оча янымда.

Аккан суга борылып күз салам,
Күрәм анда басма шәүләсен.
Ишеткәндәй булам таныш тавыш,
Иртә таңда кемне көтәсең...

Чү! Кем дә юк. Тирә-якта тынлык.
Кунып талга кошлар сайрыймы?
Күз алдымда асылмалы басма,
Әткәй салган басма түгелме?!

Колач җәеп йөзәм шул якларга,
Дулкыннарны ярып, каерып.
Әткәй күзгә күренгәндәй булды,
Басмаларда утыра чайкалып.

Бастым исә, басма өсләре буш,
Тик тузылып ята чәчкәләр.
Салдым суга үреп тәкыялар,
Бәйләп һәр сабына теләкләр.

Тормыш елгам, әйт әле син миңа,
Кайсы ярда минем бәхетем?
Уяндым шул матур бер мизгелдә,
Язмышым, зур сиңа рәхмәтем.

Тугыз балаң, әткәй, иңне терәп,
Тормыш сукмагыннан атлыйбыз.
Нинди генә өзелмәс җепләрдән
Арабызга басма салдыгыз.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев