Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язмыш сынавы аны максатына ирешергә этәргән

Тормыш юлы нинди генә сикәлтәле булып, адәм баласы кичерә алмаслык авырлыклар килсә дә, күпләр кешелеклелеген югалтмыйча, мәрхәмәтле булып кала ала.

Вакыт аяусыз, ул беркемне дә кызганмый. Язмышның сиңа ни әзерләгәнен беркайчан да белмисең. Кайгы-хәсрәт, өметсезлек, югалтулар, зур газаплар кешеләрне үзгәртә, шушы сынаулар аша үткән кеше генә бәхетнең кадерен белә. Әлеге язмам герое — Нурия Әхмәдиева бу бәхетлеләрнең берсе, дип әйтергә тулы җирлек бар.

Аны күргәч елмаясы килә, сөйләгәнен тыңлап туеп булмый, ә кунакка килсәң, кайтасы да килми. Шундый мөлаем, якты, ачык йөзле, күркәм ханым ул. Тормыш юлы бик мавыктыргыч. Нурия — Нурлат кызы. Башкалар кебек кечкенәдән үк хыялланып, һөнәр сайлаган бала түгел. Мәктәпне бетергәч, аның кем булырга теләвен сораучы да булмаган шул. Әти-әнисе апасына Куйбышевка җибәргәч, ул Нурияне беренче күргән көллияткә укырга бирә. Бу тегүчеләр әзерли торган көллият була.

— Мин мәктәптә укыганда ук яхшы тегә идем. Хезмәт дәресләрендә тиз өйрәнеп, бу эшне камил үзләштердем. Ходайдан бирелгән сәләт дип уйлыйм, — ди Нурия ханым.

Укуын тәмамлагач, ул Казан каласына күчә. Анда булачак ире белән танышып, гаилә коралар. Монда ул беренче тапкыр авырлыкның йөзенә карарга мәҗбүр була. Сөйгән яры башка хатынга китеп, Нурия өч кечкенә баласы белән ялгыз урамда кала.

— Мин эштән беркайчан да курыкмадым, җирәнмәдем. Идән юучы да, бала караучы да булдым, авыр эштән дә баш тартмадым. Сабыйларым исән-сау, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен бар көчемне куйдым. Аталары аларның барлыгын онытты, ә ярдәме турында әйтәсе дә юк... Әти-әнием иртә мәрхүм булдылар шул. Әтисез, әби-бабасыз үскән балаларыма бар назымны, мәхәббәтемне бирергә тырыштым. Эш, тору урыннарын алыштырып, яшәү рәвешебез гел үзгәреп торды, — дип сөйли ул.

Нурия Мингаяз кызы — игелекле кеше ул. Үзенә никадәр авыр булса да, башкаларга һәрчак ярдәм итәргә әзер. Шунысы да бар, эчкерсезлелеге һәм кешелеклелеген күп кулланганнар, әмма ул барыбер кешеләргә ышанычын югалтмаган.

«Кирәк булса, соңгы күлмәген салып бирә. Авыр мизгелләре булса да, аның бер дә зарланганын күрмәдем. Гел елмаюлы йөз белән каршы ала, күтәренке рухы белән бозылган кәефеңне дә күтәрә», — дип сөйли аның турында якыннары.
Язмышы Зәй шәһәренә китергәч, аны яңа үзгәрешләр көтә.

— Миңа монда бер ателье барлыгын сөйләделәр. Анда кадрлар җыйганнарын белеп, мин бар ышаныч белән шунда ашкындым, күңел теләгән һөнәремне дәвам итү теләге зур иде. Хәерле булды, мине эшкә алдылар. Тегүчеләр коллективы белән дустанә мөнәсәбәттә хезмәттә үтте көннәрем. Чыннан да, күңелле вакытлар, җылы хатирәләр калдырган мизгелләр бу. Ательеның баш мөдире мине иң яхшы эшчесе итеп күрде. Тугыз ел аның кул астында эшләгәннән соң, үз эшемне ачарга карар кылдым. Шулай итеп, нибары бер тегү машинасы белән бер өстәл торган коры аренда бүлмәсендә хыялымны тормышка ашырырга керештем. Аллага шөкер, хәзер өем, яраткан эш урыным, яраткан балаларым бар, үзем сау-сәламәт, — дип шөкер итә Нурия ханым.

Ул эшен бик яратып башкара, ә яраткан хезмәте матди бөтенлек тә китергәч — икеләтә шатлык. Кеше тормышта үз урынын тапса, яшәве рәхәт шул.

— Мин барысы өчен дә Ходайга рәхмәтлемен. Авыр чакларымда аңа мөрәҗәгать итеп, аның булышуын сорадым, ул ярдәменнән калдырмады. Аяк астындагы җир җимерелгән кебек вакытларда да минем Аллага ышануым какшамады. Гомерем буена алган дәресләремнең нәтиҗәсе шул: тормыш — ул баскыч, анда ясаган һәр адым безне көчлерәк һәм акыллырак итә, — ди үз максатына ирешкән Нурия Әхмәдиева.

Рания Нәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев