Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язмыш сынауларына бирешмичә...

Язмабыз Зәй шәһәрендә яшәүче бәйләү-тегүгә оста, гомумән, бу мавыгуына иҗади якын килеп, яратып башкаручы Маргарита Кабулҗанова турында.

Маргарита ханымны бу һөнәргә әбисе белән әнисе өйрәткән.

“Әби безгә нәрсә дә булса бәйләргә, йон эрләргә, я булмаса тегәргә куша, шуны эшләп бетермичә, безне апа белән урамга чыгару юк иде. Ә без әле кечкенәләр, башка яшьтәшләребез кебек урамда уйныйсы килә. Әбинең безгә яратып әйтә торган сүзе – нинди авыр вакытлар булса да, тегүче һәрвакыт үзенә ипилек акча эшли алачак”, - дип искә ала Маргарита ханым.

Ә бүген исә ул әбисенә бик рәхмәтле. Эшкә өйрәтеп, һөнәрле итүгә өлеш керткән якын кешесен еш искә ала.

Маргарита Кабулҗанова мәктәпне бетергәч, Казанда махсус тегүчелек курслары үтә. Эш тәҗрибәсен ул көнкүреш әйберләре тегү комбинатыннан башлый. Монда эшләп шомаргач, үз эшен ачу максаты белән янып йөри һәм кечкенә генә тегү һәм кием төзәтү салонын ача.

Әмма тормышның үз законнары шул, уңышлы гына эшләп ятканда, кинәт Маргарита ханым чирләп китә, аңа күз авыруы буенча беренче группа инвалидлык бирәләр. Һәм ул салонын ябарга мәҗбүр була. Әмма ул шул килеш яраткан эшен ташлап, өйдә тик ятмый, искергән челтәрләрдән мунчала тегә, “йорт хуҗасы” (домовенок) ясый, аларның һәрберсенә төрледән-төрле башмаклар, кофталар бәйли: ул аларга җан өрә. Моңа өстәп носкилар бәйли, курчаклар тегә, зур вазалар ясый, печворк белән шөгыльләнә.

Күршеләре, таныш-белешләре соравы буенча ул тегә, бәйли, оныкларына балалар бакчасы өчен, мәктәпләргә сувенирлар әзерли.

- Ясаган уенчыкларымны бүләк итәргә яратам. Кешеләр ошатып алса, миңа шуннан да рәхәте юк, - ди ул. Бизәү, ясау үрнәкләрен каян да булса карыйсызмы, әллә үзегез уйлап чыгарасызмы, дигән сорауга: “Һәр ясыйсы әйберне кулга алуга үзеннән-үзе аның нинди булачагы күз алдыма килеп баса”, - ди Маргарита Сиреньевна.

Ул хәтта үзенең эшләнмәләре белән Алабугага Спас ярминкәсенә дә барган.

Алар тормыш иптәше Усман Мәхмүт улы белән 30 елдан артык гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Иренә бик рәхмәтле, ул янымда булмаса авырлыкларны җиңеп чыга алмаган булыр идем, дип искә ала үткән елларын Маргарита ханым. 25 ел бергә тормыш иткәннән соң, Маргарита ханым никах укытырга ризалыгын биреп, ислам динен кабул иткән. Ул турыда сөйләгәндә, аның күзләренә ирексездән яшь тула...
Бүгенге көндә махсус хәрби операциягә киткән солдатларыбызга җылы оекбашлар бәйләргә дә җитешә Маргарита Кабулҗанова.
Маргарита ханымның бүгенге тормыш девизы – “Яшәү – үзе бәхет, яши белсәң әгәр!”

- Үзеңне мин инвалид дип жәлләтеп утырмаска, ә киресенчә, тормышны яратып, аңа яраклашып яшәргә тырышырга кирәк, - ди ул.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев