Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язмыш билгеләгән һөнәр юлыннан

Гүзәлия Гатина түгәрәк юбилеен билгели.

Юбилейлар

Тормыш сукмагыннан
бергәләшеп,
Яшәдек без шулай,
бер көйгә.
Үстердек балалар,
дәвамчы оныклар,
Заяга үтмәде,
елларның берсе дә.
Сынаулары безне
сындырмады,
Гамәл дәфтәрләре
тулмаган.
Яшик шулай
пар канатлар булып,
Гомерләр бит әле
узмаган.

Әлеге шигырь юллары Аксар кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның мәдәни тормышында якты кояш булып янучы Гүзәлия Гатинаның күңел дәфтәреннән. Бер булганнан бар да була, дип әйтергә ярата безнең татар халкы, Гүзәлия ханымга да бу билгеләмә чат туры килә. Аңа хас булган оештыру сәләтенә, күркәм сөйләм теленә, артистизмга шигъри җанлылыкны да өстәп биргән Аллаһы Тәгалә. Аның иҗат дәфтәрендә һәр якын кешесенә аталган шигырьләре бар, ә бу юллар аның тормыш иптәше — Мансурына багышланганы. Дүрт дистә ел дәвамында авырлыкларны да, шатлык-лы мизгелләрне дә әнә шулай бергәләшеп кичереп, тыйнак кына гомер сукмагыннан атлый алар. Инде менә Гүзәлия ханым үзе дә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Азмы бу сан, күпме? Артта калган гамәлләр, башкарылган эшләргә карасаң күп, күңел халәтен барласаң, әле яшәлмәгән дә кебек.

«Хезмәтем һәрвакыт сәхнәдә, халык күз алдында булганга күрә, минем бервакытта да төшенкелеккә бирелергә хакым булмады. Һәм менә шул стимул ялкынланып яшәү дәртенә очкыннар өстәп тора да», — дип елмая ул үзе.

Хезмәт чыныктырган аны

Әнисе Фәйрүзә апа Әхмәтованың өч бала белән яшьли тол калуы, өлкән бала булган Гүзәлиягә тормышны алып баруга кече яшьтән зур чыныгу бирә. Әле өстәвенә авыл хуҗалыгы тармагында көнне-төнгә ялгап эшләгән, колхоз рәисе булган Фәйрүзә апа совет чоры тәрбиясе буенча үз балаларын колхоз эшләреннән дә читтә калдырмый.

«Безнең балачак-яшүсмер чорына шикәр чөгендере кырын гектарлап бүлеп биреп, җәй буе эшкәртү бик саллы туры килде. Әнкәй җитәкче булгач, әле үзебезнең кишәрлектән тыш, уталмый, каралмый калган башка кешеләр өлеше дә безгә төшә иде. Әйе, әнкәй без балаларын хезмәт белән тәрбияләде, әмма без бервакытта да әтисезлек мохтаҗлыгын тоймадык. Әнкәебез безне бөтенлектә үстерде. Шуңа күрә әле дә 81 яшендә булуына карамастан, без барыбыз да — балалары, оныклары аның киңәшен тотып, аның акыллы фикерләренә таянып гомер итәбез», — дип сөйли Гүзәлия Мөсәвировна.

Аксар авылы мәктәбен тәмамлаган Гүзәлия кече яшьтән нәфис сүзгә оста, сәнгатькә гашыйк булса да, җитәкче әнисе үрнәгендә хисапчы һөнәре буенча белем ала. Туган авылы колхозына кайтып, хисапчы булып эшли башлый. Ә кызның актив, оештыру сәләте югары булуын күреп алган партия оешмасы вәкилләре аны бухгалтерлык эше белән беррәттән 6 авылны берләштергән комсомол оешмасы секретаре итеп тә билгелиләр. 19 яшьлек кыз көндезләрен хисапчы, кичен комсомол эшендә мәш килә. Мондый актив яшәү рәвеше исә мәдәният эшчәнлегенә хирыс Гүзәлияне үзе дә сизмәстән авыл клубына тартып китерә. Шул рәвешле ул 30 ел дәвамында Аксар авылы мәдәният йорты директоры булып эшли. Күңеле, йөрәге белән яратып башкарган хезмәте аны шулкадәр үз эченә бөтереп ала, гөрли-дөрли Аксар мәдәният йорты аның кул астында. Читтән торып мәдәният өлкәсе буенча һөнәри белем ала. Аның җитәкчелегендә нәфис сүз, җыр-биюгә һәвәскәр аксарлылар районда гына түгел, республикада таныла. Алар катнашмаган төрле дәрәҗә фестиваль, конкурслар калмый. Иң мөһиме — авыл мәдәният йорты спектакльләр куюга сәләте белән алдыра. 1995 елда алар районда беренчеләрдән булып халык театры исемен алуга ирешә һәм бүгенге көнгә кадәр алар бу исемгә тугры калып, ел саен тамашачыларга искиткеч спектакльләр тәкъдим итә. Телевизор экраннары аша барыбыз да яратып карый торган «Любовь и голуби» фильмы сценариен Гүзәлия Гатина татарчага тәрҗемә итеп, сәхнәләштерә. "Мәхәббәт һәм күгәрчен«нәр спектаклен куйган аксарлылар турында күрше-тирә районнар тамашачылары да бүгенге көнгә кадәр искә алып, шаккатып сөйли.

Гаиләсе — төп терәге

Районнардагы һәрбер мәдәни чарада, чит өлкәләрдә республика исеменнән Сабантуйлар үткәрүдә дә төп алып баручы — Гүзәлия Гатина. Нәфис сүз, үзе шигырьләр иҗат итү сәбәпле, ул әле төп хезмәтеннән бушаган арада төрле кичәләр, туйлар алып бару остасына әверелә. Ә бит йорт, хуҗалыкта да хатын-кызның «тавыкта чүпләп бетермәслек» эшенә өлгерергә кирәк. Бу яктан да булган ул, йорты тәртиптә, бакчасы гөл-чәчәккә күмелгән. Гаилә әгъзалары күп вакытын эштә уздыручы хатынын, әниләрен яхшы аңлый, шуңа да 33 ел гомере мәдәнияткә багышланган.

Кызлары Ландыш, уллары Динар, 4 оныклары — Гатиннарның иң зур байлыгы. Ландыш та әнисе кебек мәдәният-сәнгатькә гашыйк. Алып бару осталыгы да, җырга сәләте дә соклангыч аның. Алар әнисе белән, бер-берсен тулыландырып, сәхнә түрләрендә.

— Әнинең иҗади эшчәнлеге сабый чагымнан ук сеңде үземә. Шуңа да һәр мәдәни чарада катнашудан рухи азык алам. Әбием, әнием, әтием, туганнарым төп таянычым булып тора, гаиләбезнең бердәмлеге белән нык горурланам, — ди Ландыш.

Динарга да әнисенең оештыру сәләте күчкән. Ул да «Агрокөч»тә җитәкче вазифасында эшли.

Гүзәлия Гатинаның мәдәнияттә узган хезмәт юлы күп Мактау грамоталары, хәтта Казанда узган Универсиада чорында мәдәни чаралар оештыруда катнашкан өчен Россия Президентының махсус билгесе белән дә бәяләнгән, ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Бүгенге көндә Гүзәлия Мөсәвировна — район авылларында урнашкан 40 мәдәният учагын берләштергән район мәдәният йорты җитәкчесе. Шул рәвешле инде ул ике елдан артык урыннардагы мәдәният үзәкләренең эшен дә контрольдә тота. Бу исә җаваплылыкның тагын да ныграк артуы турында сөйли, әмма сәнгать әһеле, оештыру эшләре никадәр күп булуга карамастан, иҗат белән януын туктатмый. Алга таба да без аның әнә шулай ялкынланып хезмәт итеп яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч тырыш булган ханым