Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы су басуларга каршы тору чаралары барлана

Бүген Зәйдә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында су басуларга каршы чаралар турында сөйләштеләр.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев белдерүенчә, су басу, юлларга су чыгу, эчә торган суларның эрегән кар сулары белән кушылуына юл куймау максатында барлык мөһим чараларны алдан күрү мәслихәт.

Билгеле булганча, Зәй районы территориясендә елга суы артып ярларыннан чыгу ихтималы сәбәпле, Аксар җирлегенә караган Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авылларын су басу куркынычы бар. Ике авылда 105 хуҗалык исәпләнә, аларда 140 кеше яши.

- Бу ике авылда су басуларга юл куймау максатында барлык мөһим чаралар да күрелә. Анда авыл җирлеге Советы тарафыннан махсус кизү торучылар билгеләнгән, тиешле таләпләр даими контрольдә тора. Шулай ук машина юлларын су юдыруны булдырмас өчен күпер аслары торбалары чистартып торыла, барлык гидротехник корылмалар даими күзәтүдә, - ди район 88нче янгын сүндерү часте башлыгы Владимир Петров.

Зәй сусаклагычында су күтәрелеше торышын ике гидрологик пост контрольдә тота. ГРЭСның кизү-диспетчер хезмәте тәүлек әйләнәсе сафта.

- Район территориясендә 10 буа исәпләнә, аларның һәрберсен авыл җирлекләре башлыклары махсус комиссия төзеп күзәтүдә тота. Батрас авылы юлының эрегән кар сулары белән юылу куркынычы бар, шул уңайдан без бу урыннарда гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча ел саен өйрәнүләр үткәрәбез, - ди Владимир Алексеевич.

Утырыш барышында үз җирлекләре территорияләрендә гидротехник корылмалар булган авыл җирлекләре башлыклары хәлне бәян иттеләр. "Роспотребнадзор"ның Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин кайбер авыл җирлекләрендә чишмә суларының кар сулары белән кушылып, йогышлы авырулар китереп чыгару куркынычы булуын да кисәтте. Бу уңайдан Эмиль Эдуардович авыл җирлекләре башлыкларына, эчә торган су белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләренә тиешле чаралар күрергә кирәк дип белдерде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев