Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Язгы чакырылышта 50дән артык Зәй егете хәрби хезмәткә китте

Республикада язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды. Бу чакырылышта Зәй районыннан 50дән артык егет хәрби хезмәткә китте. Алар арасында югары һәм махсус урта белемле белгечләр дә бар. Язгы чакырылыш турында тулырак мәгълүмат алу максатында без хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗановка мөрәҗәгать иттек.

— Айрат Фоатович, әле берничә ел элек кенә яшь егетләр армиягә барудан ничек тә качарга, бу уңайдан аларның әти-әниләре дә төрле ысуллар кулланып, улларын армиядән йолып калырга тырышалар иде. Ә менә соңгы елларда вазгыять үзгәрде кебек. Безнең районда бу уңайдан хәлләр ничегрәк?

— Әйе, соңгы елларда егетләребез арасында үзләре теләп армиягә китәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара. Бу уңайдан әти-әниләрнең дә карашы үзгәрде. Алар улларының үзвакытында Ватан алдында бурычын үтәп кайту ягында. Егетләр үзләре дә теләп армиягә китәләр. Бу — бик уңай күренеш. Район буенча һәр чакырылышта безгә җиткерелгән планнарны үтәп киләбез. Бу язгы чакырылышта да егетләрне армиягә озату оешкан төстә узды. Чакыру һәм медицина комиссиясе график буенча тоткарлыксыз эшләде.

— Язгы чакырылышта киткән егетләребез кайсы частьләрдә хезмәт итә?

— Унлап егет район шефлыгында булган Әстрехан өлкәсендә хезмәтен үтә. Август аенда алар янына присяга бирү тантанасына барырга планлаштырабыз. Егетләрне үзләре хезмәт итәргә теләгән частьләргә җибәрү өчен тырыштык.

— Контракт буенча хезмәт буенча да аңлатып китегез әле...

— Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны да артты. Контрактны 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр төзи ала. Аларга бер тапкыр 195 мең сум түләү каралган. Хезмәт хакы барлык хәрбиләрнеке дә бертөрле түгел, ул нинди вазифа биләү белән бәйле, аена 204 мең сумнан башлап — 242 мең сумга кадәр, офицерларга күбрәк тә. Моннан тыш, килешү нигезендә хезмәт узучыларга төрле өстенлекләр каралган. Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре, ташламалар турында тулырак Россия Оборона министрлыгы һәм республика хәрби комиссариаты сайтларыннан укып танышырга мөмкин. Шулай ук кызыксынучылар район хәрби комиссариатына да мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев