Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яз бәйрәме — чәчәкләр бәйләме

8 Март бәйрәме якынлашкан көннәрдә чәчәк кибетләрендә эшнең кызган чагы.

Сатып алучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерер, клиентларны читкә җибәрмәс өчен аларның кайберләре хәтта тәүлек буе эшләү режимына күчкән. Без Зәйдә инде 8 ел эшләп килүче шундый кибетләрнең берсендә булдык.

Килеп керү белән киштәләрдәге ассортиментка таң каласың — анда төрле розалар, хризантемалар, гортензияләр, лаләләр, мимоза, альстромерия, хәтта ранункулюс дигәнен дә алып кайтканнар.

Чәчәк кибете хуҗасы Алинә Трифонова сөйләвенчә, быел чәчәкләргә бәяләр 20 процентка арткан. Мисал өчен, розаларга бәяләр 300 сумнан алып, ә бер тюльпанны 140 сумга алып була. Сирәк алып кайтыла, үзенчәлекле булган ранункулюсның бер сабагы өчен 450 сум түләргә кирәк булачак.

«Иң популяр, ир-атлар тарафыннан һәрвакыт сорала торган чәчәкләр булып һаман да төрле төстәге розалар, лалә чәчәкләре кала. Әлеге исемлеккә хризантемалар да керә, чөнки алар озак тора. Күп ир-атлар чәчәкләрне бездән өйләренә китертеп, әниләрен, сөйгәннәрен шулай сөендерүләрен телиләр», — ди Алинә.

 Аеруча өлкән буын ир-атлар сөйгәннәренә, әниләренә, роза чәчәкләре алырга ярата икән. Алар киштәдә розалар булмаса, башкаларны күрми дә, дип уртаклашты чәчәк кибете хуҗасы. Ә инде менә яшьрәк ир-атлар заманча букетларга өстенлек бирә икән, мисалга, болар — алсу, крем төсләрдәгеләр.

Сүзгә өстәп, гөлләмәләрне 1500 сумнан алып була. 50, 100 розадан букет әзерләтүчеләр да юк түгел икән. Аларны әлеге кибеттә ир-ат флорист ясый. Чөнки моның кадәр күләмдәге чәчәкне матур итеп тезүе җиңелләрдән түгел, ди белгечләр. Бәйрәмгә берничә көн кала кибеткә ярдәмчеләрне дә чакырганнар. Чөнки флористлар төрле оешма, фирмаларга да букетлар ясый.

Ә менә чәчәкләрне кәгазьсез яки матур тышлыксыз бирү модасы Зәйгә әле килеп җитмәгән. Ир-атлар чәчәкләрне төрле төсле кәгазьләргә төрүне, кәрҗин, тартмаларга салып бүләк итүне өстен күрә. Флористлар шулай ук букетны саклау сере белән дә уртаклашты. Мисал өчен, розалар суны күп ярата. Шуңа да сезгә розалы букет бирсәләр, аңа вазаның «муеныннан» су тутырып куярга кирәк. Ә менә лалә чәчәкләренә суны аз гына салырга киңәш ителә. Мөмкин булса, кар алып кереп салырга да була. Алар салкынны ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев