Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Яхшылык эшлә!” төркеменең күркәм гамәлләре

Зәебездә мәрхәмәтле гамәлләр кылуга тартылучылар саны көннән-көн тулылана бара.

Әлбәттә, бу - куанычлы күренеш, әйләнә-тирәдәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булучылар саны никадәр күбрәк булса, безнең җәмгыятебез дә шулкадәр сәламәт, яшәү матур булачак.

Бу көннәрдә безгә менә шундый киң күңелле бер төркем ханымнарның күркәм эшләре турында хәбәр килеп иреште. “Яхшылык эшлә!” дип исемләнгән инициатив төркем мәрхәмәтле гамәлләргә тартылучы шәһәребезнең гүзәл затларын берләштерә. Алар районда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә булышлык итү эшенә керешкәннәр.

Бу көннәрдә мәрхәмәтле ханымнар шәһәребездә яшәүче Листратовлар гаиләсендә булдылар. Бу гаиләдә тумыштан сәламәтлегендә кимчелекләр булган бала тәрбияләнә. 12 яшьлек Алена башкалар ярдәме белән генә йөри ала, күпчелек ул әнисе Людмила Борисовна булышлыгы белән хәрәкәт итә. “Яхшылык эшлә!” төркеме хатын-кызлары исә Аленага урамда йөрү өчен махсус коляска кирәк булуын ачыклыйлар. Һәм бу көннәрдә инде Алена урамга һава суларга бүләккә бирелгән коляска ярдәмендә чыга башлаган.

- Мәрхәмәтле җаннарның янәшәбездә булуына без бик сөендек. Кызымның хәзер йөрү, җайлы гына борылу өчен бөтен уңайлыклары булган коляскасы бар. “Яхшылык эшлә!” төркеме ханымнарына без бик рәхмәтле. Алена баштарак гел ятып яки утырып кына тора иде. Хәзер бераз йөри башлады. Ә урамга чыккач ул тигез җирдә генә 4 метр чамасы атлый ала. Махсус коляскабыз булу белән без һава суларга ешрак чыга башладык, ә бала өчен бу бик мөһим. Без күпкатлы йортның икенче катында яшибез, коляска белән төшү өчен Төзүчеләр урамы 12нче йортның 6нчы подъездында пандуслар да булса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Әлегә мин кызымны баскычтан күтәреп йөртәм, әмма баланың авырлыгы арта бара, алга таба пандус аша төшеп-менү мөмкинлеге булса, бик шат булыр идек, - ди Людмила Листратова.

“Яхшылык эшлә!” төркеме хатын-кызларының бу инде ярдәм кирәк гаиләләргә беренче булышлыгы гына түгел. Алар физик мөмкинлеге чикләнгән бер балага - кыйммәтле дарулар, икенчесенә колак аппараты алырга ярдәм иткәннәр, алга таба да мондый мәрхәмәтле гамәлләр кылуны туктатмаска ниятлиләр.

- Безнең “Яхшылык эшлә!” төркеме агымдагы елның башында оешты. Аңа күңелләре белән яхшылыкка омтылучылар кергән. Һөнәрем буенча шәхсән үзем психолог. 2012 елдан алып Зәйдә эффектив үсеш тренинглары үткәрәм. Шушы вакыттан алып инде ул курсларны меңләгән кеше үтте. Һәм иң мөһиме - алар тренинглардан соң нәкъ менә шундый мәрхәмәтле гамәлләр кылу эшләренә берләшәләр. Тренингларның максаты да - үз эчеңә бикләнмичә, әйләнә-тирәдәгеләргә ачык булу, кешеләрне күркәм эшләргә рухландыру. Шунысы куанычлы, курсларда зәйлеләр генә түгел, башка шәһәрләрдән дә килеп кушылучылар бар. Мәсәлән, Смоленск шәһәреннән Анастасия тренинглар үткәннән соң, үзе хәйрия фонды булдырып, бүген бөтен ил буйлап эшли. Гомумән, киң күңелле кешеләрдән ярдәмгә мохтаҗларның файда күрүе безнең дөньябызны бизи, - ди төркем җитәкчесе, “Шатлык” тернәкләндерү үзәге психологы Мария Бахирева.

Игелекле гамәлләргә кушылган хатын-кызлар исә ярдәм итеп кемнедер сөендерү, үз күңелебезгә дә сөенечбирә, яшәү мәгънәсе арта, диләр. 

Мария Бахирева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев