Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яхшы укучылар мәктәпне тәмамлаганда алтын һәм көмеш медальгә дәгъва итә ала

Агымдагы уку елыннан мәктәптә унберенчене бетерүчеләр өчен көмеш медаль бирү кабат кайтарылды. Ул югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирәчәк. Ә алтын медаль бүгенге көндә 5кә кадәр өстәмә балл бирә.

«Российская газета» хәбәр итиүенчә «Укудагы аерым уңышлары өчен» I дәрәҗә алтын медаль чыгарылыш сыйныф укучыларына йомгаклау билгеләрендә барлык уку предметлары буенча «бик яхшы» торганда һәм шул ук вакытта рус теленнән БДИ 70 баллдан да ким булмаган очракта биреләчәк. Шулай ук тагын бер дисциплина буенча БДИдан ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк.

«Укудагы аерым уңышлары өчен» II дәрәҗә көмеш медаль барлык уку фәннәре буенча «бик яхшы» һәм «яхшы» билгеләре икедән артык булмаган чыгарылыш укучыларына тапшырыла. Шулай ук БДИ балларына бәйләнеш бар: «рус теле» буенча ким дигәндә 60 балл һәм сайлау предметларының берсе буенча БДИдан 60 баллдан ким булмау каралган.

Медальләр сурәтенә килгәндә, ике бүләк тә бер диаметрлы (40 мм) һәм бер калынлыкта (3 мм), бары төсе буенча гына аерма бар: алтынсу һәм көмешсу төстә. Медальләр РФ Дәүләт гербы сурәтләнгән пластик футлярда биреләчәк. Алтын медальләр өчен кызыл төстәге, көмеш өчен зәңгәр төстәге футляр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев