Иҗат белән янып яшәүче Әхмәт авылы кызы
Әхмәт авылы кызы Роза Семенова (Князева) гомерен балаларга белем бирүгә һәм халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган.
Сүзләрен дә, көен дә үзе язып, 10 җыр иҗат иткән Роза Петровна кабатланмас моңлы тавышы белән матур итеп сәхнәләрдә, Сабантуйларында җырлый, төрле бәйге, ярыш, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Туган авылы турында җыр язып, «Әхмәтем» дип җырлый ул.
Туган авылым
Балачакта шундый да тиз
Үсәсем килгән иде.
Әллә кая, чит җирләргә
Китәсем килгән иде.
Инде үстем, чыгып киттем,
Чит җирләрне күрдем.
Чит җирләрне дә күрдем.
Туган яктан кадерлерәк
Урын юклыгын белдем.
Авылкаем, миңа бер дә
Рәнҗемә инде, яме!
Язлар үтсен, җәйләр җитсен,
Кайтып күрермен әле.
Башлангыч белемне туган авылы Әхмәттә, аннан соң 8 класска кадәр Кадер, ә урта белемне Түбән Биш урта мәктәбендә ала. Кечкенәдән радиодан матур яңа җырлар тыңлап, аларны отып алып җырлап йөри. Өйдә әти-әнисе, апа, сеңелләре, энекәшләре, игезәк сыңары Юрий да, барысы да җырларга яраталар. Шуңа күрә ул мәктәпне тәмамлагач, 1972 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесында хор белән җырлау бүлегенә укырга керә, тагын да дөресрәк, матуррак итеп җырларга өйрәнә.
Хатирәләр әти-әниле чакка алып кайта
«Әнием, Анна Филипповна Солтанова, 1923 елда Чаллы районы Борды авылында туа. Гаилә ишле була. Колхозлашу елларында бар булган мал- мөлкәтләрен алып чыгалар, бабайның колхозга керәсе килми, чөнки үзе балта остасы буларак, бар җире дә төзек була. Бер-бер артлы тугыз балалары туа. Өйләрендәге тугыз бала үкереп елауга да карамастан барысын да өйдән мунчага куып чыгаралар, өйне колхозга тартып алалар. Дарья әбинең тазалыгы начар булу сәбәпле, 1938 елда үлеп китә. Бабай әбинең сеңлесенә өйләнә. Әбинең сеңлесенең тагын ике баласы була, ире сугышта үлгән. Бабай тегермәнче булып эшкә керә. Монда да аңа аяк чалучылар була. Районнан килгән вәкил «Миңа бер капчык он биреп җибәр әле, яңадан килгәч, акчасын түләрмен,» — ди. Корган хәйләсенә сөенеп, бабайны судка бирә. «Нигә син колхоз малын таратып ятасың?» — дип, яла яга. Филипп бабайны Минзәлә төрмәсенә ябалар. Әнинең сеңлесе Александра түти, 13-14 яшьлек үсмер кыз, Минзәлә ягына әтисе янына юл тота. Яхшы күңелле адәмнәр юлда баручы үсмер кызны кызганып ат арбасына утырталар. Бабайларны һава суларга чыгарган вакытны кызы көтеп ала, бабай белән елашып күрешәләр. Кемнәргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатып: «Кызым, син шаһитлар эзлә, өч кеше кирәк, шуларга, шуларга бар, алар мине аңларлар, булмаса, мин монда бетәрмен», — ди. Кызы, әйткән сүзне үтәп, кирәкле кешеләрне табып, гозерне аңлата. Судта бабай аклана. Бу вакытта әнием Казанда бухгалтерлар техникумына укырга керә, тик сугыш башлангач, укыган өчен акча түләүне кертәләр, акчалары булмаганлыктан түли алмый, ташларга туры килә. Үзбәкстан якларына юл тота.
Әтием чыгышы белән Зәй районы Әхмәт авылы егете, аңа өч яше дә тулмаган була әле, бик иртә әтисе үлеп китә. Тормышлары авыр була. Балигъ булгач, эш эзләп әтием дә Үзбәкстан якларына юл тота. Мясокомбинатка эшкә керә, озак эшли алмый, сугыш башлана. 1942 елда туган илебезне яклап сугышка китә. Ә 1943 елда каты яраланып, госпитальдә ята. 5 ел сугышта була, батырлык өчен медальләре дә бар иде аның. 1947 елда гына ул сугыштан әйләнеп кайта. Аягында снаряд кыйпылчыгы иде. Балачакта без аның аягындагы ядрә кыйпылчыгын тотып карый идек. Ул урыны кабарып тора иде, бармак белән кагылгач, ул терекөмеш шикелле кача иде. Сугыштан соң ул яңадан Үзбәкстанга әйләнеп кайта. Шунда әнием белән танышып, гаилә коралар. Үзбәкстан якларында дүрт-биш ел яшәгәч, алар кызлары Рая белән Пермь шәһәренә (Молотов) күченеп китәләр. 1953 елда биредә икенче балалары — Валентина туа. Әтиебез анда, акчалырак эш булсын дип, химия заводында эшли. Ул вакытта тын юлын саклау чаралары булмаган. Заводта эшләгәндә сәламәтлеге бик нык какшаган, бронхиаль астма белән авырый башлый. Сәламәтлеге дә ныклы булмау сәбәпле, туган якны сагыну да көчле булганга, ул гаиләсен алып туган авылы Әхмәткә әйләнеп кайта.
Әнием Әхмәт авылына кайткач, гомер буе колхозда — фермада сыер савучы да, бозау караучы да булып эшләде, басуда чөгендер утау, алу эшеннән дә калмады, — дип искә ала Роза Петровна.
Балаларга һәм мәдәнияткә багышланган гомер
1975 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, юллама белән Тукай районының Мәләкәс авылы клубына эшкә килә ул, менә 49 ел буе Мәләкәс авылында яши. Шушы авылның тыныч холыклы егете Николай Семенов белән матур гына тормыш корып җибәрәләр.
Гаилә ишле: каенана белән каенатадан тыш, каенатаның өлкән яшьтәге ике тутасы Анна түти белән Лиза түти дә бергәләшеп бер түбә астында яшиләр. Менә шулай итеп ул берьюлы өч каенана һәм бер каената, каенсеңел белән яши, уртак тел таба. Бер-бер артлы өч бала туа, аларны бергәләп тәрбиялиләр. Ул вакытларда декрет яллары хәзерге кебек озын булмый. Яшь чакларын, олылар белән яшәгән вакытларын ул болай дип искә ала: «Мин аларның холкын, алар минекен өйрәнде, без тату яшәдек. Алар җайлап кына миңа эш тәртибен өйрәттеләр, гаеп табарга тырышмадылар. Балаларыбызны да бик яратып үстерделәр. Минем олыларга рәхмәттән башка әйтер сүзем юк», — ди ул.
Роза Петровна читтән торып Алабуга дәүләт педагогика институтында югары белем ала. Башта Мәләкәс мәдәният йортында, аннан соң Мәләкәс урта мәктәбендә 30 елдан артык укытучы, лаеклы ялга чыккач тагын 5 ел буе мәдәният йортында хормейстр булып эшләү дәверендә күп кенә югары дәрәҗәдәге мактау кәгазьләренә лаек була.
Роза Петровна шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Аның кайсы гына шигырен алма, һәрберсе җанга ятышлы. Үз шигырьләренә язган җырлары да, күңелнең иң түренә үтеп кереп, йөрәктә кала.
2006 елда Роза Семенова ТНВ «Җырлыйк әле» бәйгесендә катнаша. Тукай районы һәвәскәрләрен Нәҗип Бәдретдинов үзе килеп сайлап ала. Күптән түгел аңа ватсаптан Минзәлә районының Мәлкән авылы керәшеннәре башкаруында җырның бер куплетын җибәргәннәр. Җыр бик ошый һәм ул аның көен дә, сүзләрен дә отып алып, тиз арада өйрәнеп тә ала. Узган ел 10 ноябрьдә Менделеев районының Иске Гришка авылы мәдәният йортында уздырылган «Җәмле Җураш буйларында» IV төбәкара керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашып, шул җырны җырлап, Роза Петровна I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев