Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшүсмерләр хәрби күнекмәләр ала

Бу көннәрдә Түбән Кама шәһәренең «Авангард» хәрби-патриотик клубында булачак Ватан сакчылары әзерләү максатында яшүсмерләрнең хәрби җыены бара.

9-13 декабрьгә кадәр узучы хәрби әзерлек җыеннарында Зәй районы мәктәпләренең унынчы сыйныф укучыларыннан тупланган 30 кешелек отряд катнаша. Аларның җитәкчесе «Яшьармиячеләр» Бөтенроссия хәрәкәтенең Зәй районы буенча штабы башлыгы Александр Ширяев. 

Җыеннар барышында яшүсмерләр физик чыныкканлык дәрәҗәсен күрсәтә, автомат белән эш итү, ату техникасын өйрәнә, хәрби шартларда яши. Соңыннан һәр егет нормативлар үти, аларга хәрби җыеннарда катнашу турындагы сертификатлар тапшырылачак.

Фотолар район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев