Яшүсмерләр ялы файдалы үтсен өчен
Яшүсмерләрнең хилафлыклар кылмыйча, җәйге каникуллар чорын файдалы, кызыклы үткәрүе мөһим. Әлеге уңайдан 1 июньнән 15 сентябрьгә кадәр районда «Яшүсмер-2023» ведомствоара профилактик операциясе үтә.
Заманча балалар ял лагерьларында яшь буынның сәламәтлеген ныгыту белән беррәттән, балалар һәм яшүсмерләрнең төрле яклап үсешен тәэмин итү дә төп максат булып тора. Җәйге каникуллар чорында «Яшүсмер-2023» профилактик операциясе кысаларында ике төп юнәлеш — «Мәшгульлек», «Каникуллар» исеме астында эшчәнлек алып барылды. Бигрәк тә тәртибе буенча профилактик исәптә торучыларга зур игътибар бирелде. Җәй башыннан ике сменада 20 бала Минзәлә шәһәренең аэродром территориясендә урнашкан «Патриотлар үстерәбез» республика палаткалы лагеренда ял итте. Биредә балалар актив ял өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Төрле профилактик исәпләрдә торучы, тәртибенә аеруча игътибар кирәк булган тагын 15 бала Мамадыш районының «Хыял» яшүсмерләр клубы базасында эшләгән «Галактика балалары» палаткалы лагерена җибәрелде.
Ә инде шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларына эләкмәгән балалар өчен җәй дәвамында шәһәрнең ишегалды мәйданчыкларында оештырылган «Минем ишегалды лагере» проекты эшләде. Анда 200дән артык бала төрле темаларга үткәрелгән әдәби чараларда, кызыклы уеннарда, терроризм, экстремизм, янгын куркынычыннан, мошенниклардан саклану, кулланучылар кагыйдәләрен белүгә өндәгән дәресләрдә катнаштылар.
Моннан тыш, ведомствоара профилактик система хезмәтләре вәкилләре тарафыннан тәрбиягә авыр бирелүче балаларның гаиләләренә рейдлар ясала. Шундый 10 рейд барышында 34 гаиләнең яшәү рәвеше күзәтелгән. Очрашулар барышында профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, торак йортның санитар торышы тикшерелгән, яшүсмерләрнең мәшгульлеге, ата-аналарның тәрбия бирүе күзәтелгән, психологик ярдәм кирәк гаиләләргә мондый төр хезмәт күрсәтелгән. Шулай ук әти-әниләр янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча кисәтелгән.
— 1 августка «Татарстанда социаль куркыныч халәттә булган гаиләләр һәм яшүсмерләрне мониторинглау һәм исәпкә алу» район ведомствоара мәгълүмати системасында 23 гаилә исәптә тора, аларда 48 яшүсмер тәрбияләнә. Ел башыннан 10 ата-ана балаларына карата үз бурычларын үтәмәгән, тиешле тәрбия бирмәгән, яшәү шарты тудырмаган, исерткеч эчемлекләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Хәзер менә 5 августтан «Яшүсмер-2023» профилактик операциясенең өченче этабы бара. Ул «Гаилә» шартлы исеме астында үтә. Монда төп игътибар яшүсмерләр тәрбияләнүче гаиләләргә, алардагы үзара мөнәсәбәтнең нормаль булуына бирелә. Бу уңайдан социаль яклау бүлеге, сәламәтлек саклау өлкәсе, мәгариф системасы хезмәткәрләре бердәм эшли, — ди районның балалар һәм яшүсмерләр эшләре буенча комиссиясе белгече Виктория Сергеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев