Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьләрне хәрби юнәлештәге уку йортлары көтә

Яшь кеше өчен һөнәр сайлау тормыш юнәлешен билгеләүдә мөһим этап булып тора.

Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт имтиханнары тапшыра, киләчәктә кем булырга дигән мең төрле сорау да борчый аларны. Әлеге уңайдан әле киләчәк һөнәрен тәгаен гына билгеләмәгәннәр өчен җитди юнәлеш тәкъдим ителә. Бу Ватан сагы белән бәйле. Хәрби юнәлештәге уку йортлары турында район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән шул хакта сөйләштек.
 

- Айрат Фоатович, хәрби юнәлештәге уку йортларына керү өчен таләпләр һәм өстенлекләргә тукталыйк әле.

- Хәзерге вакытта республикабыз хәрби комиссариатларында һәм шул исәптән безнең районда да киләчәк һөнәрен ил сагы, хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләр турында мәгълүматлар җыела. Бу хәрби урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларына керергә теләүчеләрне колачлый. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы карамагында булган уку йортларына кабул итү тәртибе һәм шартлары 2015 елның 7 апрелендә чыккан 185нче боерык нигезендә башкарыла. Анда ир-егетләр һәм кайбер йөнәри юнәлешләр буенча кызлар да кабул ителә. Шунысы мөһим хәрби юнәлештәге уку йортларында белем алу тулысынча бушлай һәм контракт нигезендә уку өчен кирәкле барлык әсбаплар, киемнәр, югары стипендия  дәүләт хисабыннан тәэмин ителә. Боларга өстәп уку йортларына керү баллары бусагасы чагыштырмача түбән билгеләнә. Ә инде укырга керү өчен баллар бусагасын бердәм дәүләт имтиханнары буенча үтә алмаган очракта, хәрби юнәлештәге уку йортларында эчке имтиханнар тапшырып үз – үзеңне сынап карау мөмкинлеге бар. Оборона министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары нигездә эре шәһәрләрдә урнашкан, бу Мәскәү, Санкт-Петербург, ә безгә иң якын булган хәрби һөнәри уку йорты Казанда, ул – танк училищесы. Уку йортларына кергән курсантлар беренче курс дәвамында стипендияне 2 мең сум күләмендә алсалар, икенче курстан алар Оборона министрлыгы белән контракт төзиләр һәм стипендияләр имтиханнарны нинди балларга тапшыруга, физик нормативларны ничек үтәүгә  карап 30 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Моңа өстәп һәр студент тулысынча дәүләт тәэминатында була, казармаларда яшәү бушлай, өч тапкыр туклану шулай ук дәүләт хисабыннан. Беренче курста укыганда каникулларга кайту, китү вакытында юл чыгымнары шулай ук дәүләт исәбеннән каплатыла. Шунысы да бар, хәрби юнәлештәге уку йортларында белем алган кеше берьюлы ике һөнәргә ия була. Беренчедән хәрби һөнәр үзләштерсә, икенчедән төрле гражданлык һөнәре – инженер, механик, табиб, элемтәче һәм башка бик күп белгечлекләр ияләре булу ихтималы бар. Ягъни Оборона министрлыгы белән төзелгән контракт вакыты төгәлләнгәч, алар гадәти оешма-предприятиеләрдә, медицина учреждениеләрендә һ.б. урыннарда эшли алалар. 

- Безнең район яшьләре арасында хәрби юнәлешне сайлаучылар күпме?

- Безнең районнан инде алдагы елларда хәрби юнәлештәге уку йортларынв керүче яшьләр булды. Алар арасында укуын тәмамлап хәрби юнәлештә хезмәт итүчеләр дә, әле укучы студентлар да бар. Без алар белән каникуллар чорында очрашып торабыз, һәрберсе сайлаган юлыннан канәгать. Безнең районнан күпчелек егетләр хәрби-диңгез флоты юнәлеше буенча уку йортларына керделәр, шулай ук хәрби-космик академиядә белем алучылар, танк училищесында укучылар, хәрби табиб булырга теләүчеләр дә бар. Кыскасы, хәрби белгечлек алу хәзер яшьләребез арасында престижлы, чөнки бу Ватан сакчысы дигән исемне горур йөртү мөмкинлеге дә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев