Яшьләргә — Рәхмәт хаты
24 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәй яшьләренә котлау юллады.
«Кадерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез безнең өметебез, Татарстаныбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту — сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз», — диелә котлауда.
Һәм Олег Викторович Зәй районының яшьләр өлкәсен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен һәм үзләрен югары квалификацияле, грамоталы һәм компетентлы белгеч итеп күрсәткән «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең директор урынбасары Ольга Харитоновага һәм «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Ләйсән Кулеевага Рәхмәт хатлары юллады. Аны кызларга депутат ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев