Яшьләребез грантка дәгъва итә ала
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык яшьләребезне иҗади эшчәнлек, социаль практикага тарту, актив гражданлык позициясен, сәламәт яшәү рәвеше образын пропогандалау, шәхси мөмкинлекләрен ачу, аларның талантын киңәйтү максатында һәр ел саен төрле грантларга бәйге үткәрә.
Быел “Росмолодежь” бәйгесенә агымдагы елның 20 августыннан 24 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә. Бәйге кысаларында 1 млн сумга кадәр грантка дәгъва итәргә мөмкин. Анда 14тән 35 яшькәчә булган Россия Федерациясе гражданнары (шул исәптән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләр дә) катнаша ала. Бәйгегә кабул итү “Молодежь России” мәгълүмати системасы аша башкарыла: grants.myrosmol.ru
Бәйге белән тулырак монда танышырга мөмкин: https://fadm.gov.ru/directions/grant
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев