Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Яшьләр» паркында — яңа объектлар

Җиңү проспектындагы «Яшьләр» паркында төзелеш эшләре дәвам итә.

Узган ел Зәй «Яшьләр» паркы проекты белән иҗтимагый киңлекләрне үстерү федераль конкурсында грант отты, шуның ярдәмендә реконструкция эшләренә керешергә мөмкин булды. Паркта гаилә өлеше дип аталган кечкенә зона барлыкка килде. Быел эшләр дәвам итә.

9 августта паркта Казаннан Heads group проект төркеме вәкилләре — җитәкче Владислав Куликовский һәм белгеч Кира Камалова булды. Архитекторлар паркта нинди объектлар барлыкка килгәнен күрсәттеләр һәм паркның өченче чиратын гамәлгә ашыру кысаларында нинди яңа объектлар булдырылачагы турында сөйләделәр. «Яшьләр» паркы төзелеше буенча халык фикерен дә тыңладылар.

Владислав Куликовский сүзләренчә, парк ике актив зонага бүленә. Узган ел гамәлгә ашырылган гаилә өлеше тугыз катлы йортлар янында урнашкан. Биредә балалар өчен спорт тренажерлары, уен мәйданчыклары, зур комлык, ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Әлеге зона яктыртылып, тротуарлар салынган. Бу зона гаиләләр балалары белән ял итү өчен булдырылган. Бүгенге көндә төзүчеләр паркның әлеге өлешендә эшне дәвам итәләр. Визуаль яктан монда уен элементлары белән кечкенә утраулар барлыкка килде, шулай ук зур уен мобиль комплексы урнаштырылачак. Ак каркастан төзелгән корылма астында утыргычлар куелачак. Бу корылма барлык буыннарның бердәмлеген символлаштыра.

«Яшьлек» боз сарае һәм «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы арасында паркка хезмәт күрсәтү павильоны һәм бәдрәф урнаштырылачак. Икенче зона бүгенге яшьләрнең ихтыяҗларына күбрәк туры килә. Биредә булдырылган памп-трекны инде яшьләр яратып өлгергән.

Хәзерге вакытта парк-та сөзәклектә төзүчеләр амфитеатр төзү белән мәшгуль.

Архитекторлар хәбәр иткәнчә, зәйлеләр паркта кечкенә памп-трек, яшьләр функциональ үзәге, йога белән шөгыльләнү өчен мәйданчык, спорт тренажерлары һәм спорт мәйданчыклары, этләр йөртү өчен зона, өлкәннәр өчен зур таганнар урнаштыруны сораган. Әгәр болар өчен финанслау җитәрлек булса, бу планнар өченче чиратта тормышка ашырылачак.

Быел парк бөтен периметры буенча яктыртылып, видеокүзәтү, су сибү системасы урнаштырылачак һәм брусчаткадан тротуарлар салыначак, эскәмияләр барлыкка киләчәк.

Очрашуга килүчеләр парк төзелеше буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр, архитекторлар аларны игътибарга алдылар.

Әгәр дә сез очрашуга килә алмаган булсагыз, әмма «Яшьләр» паркын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрегезне кертергә телисез икән, моны Зәй Яшьләр паркы дип аталган ВКонтакте төркемендә эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев