Яшәү яме
Укучы хаты.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Укучылар гимнына әйләнгән бу җырның сүзләрен көчле рухлы, күренекле әдип Фәнис Яруллин безнең хезмәттәшебез — Татарстанның атказанган укытучысы, методист, РСФСРның мәгариф отличнигы, 47 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зинаида Григорьевна Макарычевага багышлап язгандыр кебек. Миңа аның белән озак еллар бергә эшләргә туры килде. «Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул — заман укытучысы», — дип әйткән Л. Н. Толстой. Зинаида Григорьевна — нәкъ менә шундый укытучы. Гади, гадел, киң күңелле, ачык йөзле, яхшы киңәшләре белән уңышка өндәүче изге зат ул.
«Без гаиләдә сигез бала — дүрт малай, дүрт кыз үстек, — дип сөйләп китте ул балачагын. — Әти-әниебез бик тырыш, хезмәт сөючән кешеләр иде. Бервакытта да кеше сөйләп, кеше хурлап эшсез утырган чакларын хәтерләмим. Мин гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салганмын. Әти-әни көн-төн эштә. Шуңа күрә үземнән кечкенәләрне үстерү минем җилкәдә иде. Малайлар бик шаян. Мин алар өчен „гаилә укытучысы“ булдым. Беркайчан да аларны рәнҗетмәдем, сукмадым, кыйнамадым. Сабырлык белән генә бар нәрсәне аңлаттым, өйрәттем. Аларга булган мәхәббәт, ярату мине башка балалар арасына алып килде дә инде», — ди ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Зинаида Григорьевна Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Һәм югары белем ала. 5 ел Мирный бистәсендә эшләгәннән соң, шәһәребезнең 3нче урта мәктәбендә укытуын дәвам итә. 42 ел берүк сукмак шушы мәктәпкә илтә. Ни өчен шушы фәнне — рус теле һәм әдәбиятын сайладыгыз, дигән соравыма Зинаида Григорьевна: «Мәктәптә укыганда иң яраткан фәнем иде. Китап укырга, шигырьләр ятларга, инша язарга яраттым. Мәктәптә иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр рәтендә идем», — дип җавап бирде.
Укытучы һөнәре зур җаваплылык сорый. Синең тырышлыгың алга таба укучыларыңда, аларның тормышка карашларында, аларның язмышларында чагылачак дигән фикердә ветеран педагог.
—Хәзерге заман укучылары без укыткан чордагы укучылардан нык аерыла. Безнең заманда һәр укучы китап укый, мәгълүматны үзе эзләп таба иде, ә хәзерге заман укучысы аны интернет челтәреннән бер-ике төймәгә генә басып таба. Шуңа күрә мондый эшнең кыйммәте юк, ул аны тиз оныта, — дип борчыла ул. — Һәм миннән сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә дип сорасалар, мин бер дә икеләнмичә: «Укучыларымның тормышта ялгыш юлга кереп китмичә, үз урыннарын табып яшәүләре», — дип җавап бирер идем. Эшләү дәверендә беренче максатым итеп укучыларымда милли горурлык, үзаң һәм җаваплылык тәрбияләүне куйдым. Һәр дәресне нәтиҗәле, кызыклы итү өчен нык-лап әзерләнә идем. Без эшләгәндә хәзерге заман техникалары юк иде. Ул вакытта акбур, китап, кулдан ясалган күрсәтмә материаллар белән белем бирдек. Балаларыбыз ныклы белем, яхшы тәрбия алып чыктылар.
Чыннан да, ул йөзләрчә, меңнәрчә кешенең остазы, укытучысы булды. Ул укыткан, тәрбияләгән балалар — кешелекле, намуслы, миһербанлы кешеләр, яхшы белгечләр, дәрәҗәле шәхесләр.
Тормышны тәвәккәл кешеләр бизи, диләр. Хактыр. Әңгәмә вакытында мин аның тәвәккәл булуына сокланып утырдым. 35 яшендә аңа мәктәп директоры вазифасын йөклиләр.
«Баштарак икеләнеп калдым. 41 директор арасында мин бердәнбер хатын-кыз. Совет академигы, физик-теорик Лев Ландауның сүзләре миңа зур оптимизм бирде. »... авыр замана турындагы зарлар — үз гамьсезлегеңне, ялкаулыкны һәм төрле күңелсезлекләрне аңлау өчен хәйләле ысул. Эшләргә кирәк, ә аннан, бәлки, замана да үзгәреп куяр", — дигән ул галим. Шуннан соң мин җиң сызганып эшкә керештем һәм авырлыкларны җиңә-җиңә 5 ел бу хезмәтне башкардым«, — ди Зинаида Григорьевна.
«Үсеп килүче буынның фикерен формалаштыру өчен балаларның теләге, әти-әниләрнең булышлыгы, укытучының тырышлыгы кирәк, дигән акыллы киңәшне миңа Макарычева әйткән иде. Бу киңәш минем эшемдә зур этәргеч булды», —дип рәхмәт хисләре белән искә ала бергә эшләгән хезмәттәше Тамара Ельмендеевна.
Ветеран педагогка: «Сез репетитор эшенә ничек карыйсыз?» — дигән сорауны бирмичә булдыра алмадым.
—Белмим, замана таләбедер инде. Бала аерым берәр теманы төшенеп җитмәсә, без аның белән дәрестән соң калып эшләдек. Алар белән бернинди акчасыз өстәмә шөгыльләндек.
—Зинаида Григорьевна дәрестә сәләтле укучылар өчен аерым күнегүләр бирә иде. Шуңа күрә без олимпиадаларда актив катнашып, призлы урыннар яулый идек, — ди аның укучысы Альбина Яруллина.
«Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, Зинаида Макарычева — мәктәбебезнең көтеп алынган олы кунагы. Ел да 1 сентябрь бәйрәме, соңгы кыңгырау тантаналары, өлкәннәр көне аның катнашында үтә. 80 яшьтә булуына карамастан, төз буй-сынлы, ягымлы тавышы белән сөйләшкәндә без аның үткен телле, җор күңелле, саф акыллы, хәтерле, тирән белемле булуына сокланабыз», — ди 3нче урта мәктәбе коллективы.
Зинаида Григорьевна — гаиләдә уңган-булган хуҗабикә, Александр Андреевичның яраткан хатыны булды. Алар урамда беркайчан да ялгыз гына йөрмәделәр. Бер-берсенә кирәк булып, терәк булып, 58 ел гомер кичерделәр. Кызганычка каршы, ярты ел элек сөекле ире дөнья куйды. Сагына, бик сагына ул яратышып гомер иткән парын. Макарычевлар нәселен дәвам итүче уллары Сергей Александрович калды. Мин килгәндә ул гаиләсе белән әнисен 80 яшьлек юбилее белән котларга килгән иде.
—Кыенлыклар алдында коелып төшмәскә, оптимист булырга әнием өйрәтте. Тормышта нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, моның өчен мин иң беренче әти-әниемә бурычлы, — дип, кулына баянын алды. — Бу да әти-әниемнең зур бүләге. Музыка мәктәбенә баянда уйнарга өйрәнергә биргәннәр иде. Өйрәнү бик җиңел булмады, ташларга теләдем. Алар моңа юл куймадылар, шуның өчен дә аларга рәхмәтлемен. Хәзер тормышымда бу баян — зур юанычым. Авыр вакытларда, әтиемне сагынганда уйнап җибәрәм дә күңелем тынычлана, — дип аларның яраткан көйләрен уйнап та җибәрде.
Бераз гына тын утырганнан соң Зинаида Григорьевна: «Үтте дә китте гомерем»... дип куйды. Бу сүзләрне ул ничектер уфтанмыйча, җиңел генә әйтте. Аның тормыш девизы да — күңел төшенкелегенә бирешмичә, һәр мизгелне тоеп яшәү, узып барган көннәрнең кадерен, тәмен татып калу.
Көз аенда тугангамы, ул көзгә гашыйк — кызарып янып утыручы миләшләр, аяк астында йомшак юрган булып түшәлгән сары яфраклар кыштырдавы, алма катыш гөмбә исе — барысы да күңеленә аңлап бетерә алмаслык ниндидер рәхәтлек, яшәү дәрте өсти. Әле озак еллар шушы көзнең матурлыгына төренеп яшәргә язсын аңа. Ул моңа бик тә лаек.
Фәния Әгъзамова.
фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев