Яшь зәйлеләр Россия Дәүләт флагы көнендә паспорт алдылар
22 августта «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм булды.
Мәдәният сарае коллективы концерт әзерләгән иде. Бу көн шәһәр һәм районда яшәүче 11 яшь кеше өчен дә гомергә исә калачак: аларга паспортлар тапшырылды.
Илебез гражданины таныклыгын егет-кызлар Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина кулыннан алдылар.
-Бу мөһим документ — тормышта яңа этап символы, аның белән яңа мөмкинлекләр һәм зур җаваплылык ачыла, — диде чыгышында Светлана Юрьевна.
Паспортларны бу көннәрдә 14 яше тулган Елизавета Рыжкова, Денис Смирнов, Арина Чуракова, Азалия Рәфыйкова, Елизавета Ельмендеева, Дамир Алешов, Әмир Әхмәтов, Дмитрий Демьянов, Айнур Шакиров, Аделина Гыйләҗева, Илья Подъечаев алдылар.
Тантаналы мизгелне «Горячие сердца» төркеме, «Улыбка», «Магия», «Заиночки» ансамбльләре, «Адымнар» татар мәдәнияте клубы вокалистлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев