Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь зәйлеләр «Патриотлар үстерәбез” хәрби-патриотик палаткалы лагерьга киттеләр

Анда балалар ял итеп кенә калмыйча, хәрби әзерлек нигезләренә дә өйрәнәчәк.

4 июльдә Минзәләдә “Патриотларны үстерәбез”  хәрби-патриотик палаткалы лагереның чираттагы сменасы эшли башланды, анда Зәй районыннан 13 бала юл тотты. Атна дәвамында алар саф һавада актив ял итәләр һәм башлангыч хәрби әзерлекне берләштергән  программаларда катнашалар.

Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар база күнекмәләрен үзләштерәчәкләр,  дисциплинага өйрәнәчәкләр һәм рух ныклыгын чарлаячаклар.  Бу проект аларга Ватанга хезмәт турында күбрәк белергә генә түгел, ә армия шартларына якын шартларда характерларын чыныктырырга да ярдәм итәчәк.

фотолар Яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев