Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторлары бәйгесе үтә

Түбән Камада иң яхшыларны ачыклау өчен уздырылучы бәйгедә республикадан 56 команда катнашты.

һәр командада 9-11 яшьлек 2 малай һәм 2 кыз катнашты. Ә аларның комиссарлары Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре иде.
Барлык балалар 4 дивизионга бүленде. Ак дивизионны административ законнарны үтәү буенча инспектор Владимир Соснин, кызыл дивизионны административ законнарны үтәү буенча инспектор Вильдан Назарук җитәкләде. Сары дивизионны административ законнарны үтәү буенча инспектор Альберт Әхәтов алып барды. Яшел дивизион командиры технадзор инспекторы Илнар Корбанов булды. Баш комиссар – юл-патруль хезмәтенең аерым ротасы командиры Вячеслав Ермаков.

"Куркынычсыз юл" республика бәйгесендә Зәй районы данын район күләмендә уздырылган конкурста җиңү яулаган 7нче мәктәп командасы яклый.

Фотолар яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары отрядыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев