Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь спортчылар – экскурсиядә

Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен 88нче янгын сүндерү частена экскурсия оештырылды.

Инспекторлар янгын сүндерү часте буйлап экскурсия үткәрде, яшь спортчылар диспетчер утыра торган бүлмәдә булып, аның шалтыратуларны ничек кабул итүе, аны тиешле хезмәтләргә ничек җиткерүе турында белделәр. Шулай ук ялган чакырулар турында да сөйләшү булды.
Экскурсиягә килүчеләр янгын сүндерү техникасы белән таныштылар, янгын сүндерүченең киемнәрен, капюшон тибындагы коткару чараларын киеп карадылар.
Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева балалар белән көнкүрештә, урамда, мәктәптә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште. Яшь спортчылар бинадан эвакуацияләү кагыйдәләрен һәм беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга икәнен белделәр.
Янгын сүндерүчеләр һөнәри юнәлеш бирү максатында үз һөнәрләре турында сөйләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев