Яшь механизатор – район горурлыгы
Ислам Насыйбуллин – уңган яшьләребезнең берсе.
Яшь кешенең хезмәт юлын туган төбәгенә багышлавы аеруча сокландыра.
Бигеш авылы егете Ислам Насыйбуллин да мәктәп елларыннан ук шундый карарга килә, ул – бүген районыбызның мактаулы игенчесе.
Насыйбуллиннарның Бигештәге ныклы нигезендә ике малай үсә. Әтиләре Нияз улларын үзе белгәннәргә өйрәтеп, техникага хирыс итеп, авыл Сабантуйларында көрәштереп үстерергә омтыла. Ә әни кеше, әлбәттә, башкаларга ихтирамлы, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияли. Һәм менә матур әкиятләрдәгечә, берсеннән-берсе баһадир, авыл күрке булган егетләр – хәзер әти-әниләренең горурлыгы.
Ислам күптән түгел корган гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, һәр урак чорын туган төбәгенә багышлый. Ул – “Агрокөч-Логистика” оешмасы механизаторы.
“Без бит кендегебез белән туган төбәккә береккән егетләр. Авылсыз, туган туфраксыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер менә комбайнны яңа сезонга әзерләп бетерү белән мәшгульбез. Күңел түземсезлек белән үз районыбыз кырларын иңләү мизгелләрен көтә. Кырлар минем өчен ял да бирә, икмәк тә, шуңа да урак чорын сагынып көтеп алам. Бүген кырга чыгып эшләргә кушсалар да әзермен”, – дип елмая Ислам.
Максатчан малай кече яшьтән үҗәтлеге, үз алдына куйганга ирешү өчен тырышуы белән аерылып тора. Башлангыч сыйныфлардан ук мәктәптәге көрәш түгәрәгенә язылып, әлеге спорт төре үзенчәлекләрен үзләштерә. Бу шөгыле эзсез калмый, ул инде берничә мәртәбә Бигеш Сабантуе батыры. Зәй районы Сабантуенда соңгы өч елда 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендәгеләр арасында өченче урынны алуга иреште. Югыйсә хәзер ир-егетнең даими төстә көрәш алымнарын камилләштерү белән шөгыльләнергә вакыты да юк, ә кече яшьтән ныгыган буыннар әнә шулай сер бирми.
Ислам Насыйбуллин авыл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллы политехник колледжында автомеханик белгечлеге ала. Мәктәп елларында да, студент вакытларында да җәйге каникуллар чорында ындыр табагында төрле эшләрдә эшли, соңрак, комбайнер әтисенең ярдәмчесе буларак, игенче һөнәрен үзләштерә. Әтисе Нияз Насыйбуллин 30 елдан артык комбайнчы-механизатор булып хезмәт куеп, улында үз һөнәренә мәхәббәт уята. Элек Ислам әтисенең ярдәмчесе булса, хәзер Нияз улына ярдәмче буларак район кырларын иңли.
“Һәр урак чорында үзебезнең район кырлары басуында эшләүне сорыйм. Бу кырлар миңа кече яшьтән якын, андагы һәр иңкүлек, калкулык таныш миңа. Баграж, Сармашбаш, Мәлем, Бохарай һ.б. кырларда эшләү рәхәт. Урак башлануга беренче көннән үк комбайнга утырам, соңгы көнбагыш басуын урдырып бетергәнче кырда эшлим”, – ди механизатор егет.
Ислам ныклап комбайнчы һөнәренә 2021 елдан керешә һәм шул вакыттан районның алдынгы механизаторлары исемлегеннән төшми. Ул иң күп ашлык суктыручылар арасында булып, республика Рәисе һәм район башлыгы премияләренә лаек булды. 26 яшьтә генә булуына карамастан, ул инде район, республиканың билгеле комбайнчысы.
– Ислам – шәхси вакыты белән исәпләшеп тормыйча, сыйфатлы хезмәткә йөз тотучы, тырыш механизаторыбыз. Нәкъ менә аның кебекләр – авыл хуҗалыгы тармагы тоткасы. Техниканы да яхшы белә, игеннәрнең торышын чамалап, урып-суктыру нечкәлекләрен дә үзләштергән егет. Ул – чын мәгънәсендә, районыбыз горурлыгы, – ди аның турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтов.
Ислам 2023 елның 7 гыйнварында Сармашбаш кызы Рузинә белән тормыш корып, гаилә учагын тергезеп җибәрде. Чатнама суык кышкы көндә бәйләнгән мәхәббәт төене ныклы булсын, дибез аларга. Инде 9 айлык кызлары, сөеп туймас мәхәббәт җимеше Айзилә, ай үсәсен көн үсеп куандыра үзләрен.
Рузинә медицина тармагында шәфкать туташы булып эшли, хәзер декрет ялында бала тәрбияләү белән мәшгуль.
Эштән арып кайткан Ислам өчен елмаеп каршы алучы Рузинәсе, кулларын чәбәкләп сөенүче Айзиләсе ял да, күңел тынычлыгы да бирә, яңа уңышларга көч өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев