Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь геологлар республика олимпиадасында Зәй укытучыларын бүләкләделәр

Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында 24-29 апрельдә Әлмәт районында яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы уза.

Олимпиадада катнашу өчен Татарстан Республикасы балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәтенең мәктәп-база мәйданчыклары арасыннан 34 команда, шулай ук Кырым Республикасыннан да команда теркәлгән. Биредә Зәйнең 4нче һәм 6нчы мәктәпләре укучылары укытучылары Светлана Хәбибрахманова һәм Лилия Идиятуллина җитәкчелегендә катнаша.

“Яшь геологлар үзләрен 10 конкурста - геологик маршрут, гидрология, сынау, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр тукталышын оештыру һәм башка олимпиада ярышларында сыныйлар”, - ди Светлана Җәүдәтовна.

Олимпиадада уңышларга ирешкән укытучыларга бүләкләр дә тапшырылды. Безнең укытучылар Лилия Идиятуллина – “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, ә Светлана Хәбибрахмановага “Мактаулы остаз” билгесенә ия булды.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев