Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь буынга профориентация юнәлешендә экскурсия үткәрделәр

Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгенә йөрүче 1нче мәктәп укучылары өчен бу көннәрдә шәһәрнең 88нче янгын куркынычсызлыгы хезмәте частенә экскурсия оештырылды.

Анда балаларга диспетчерның кайда утыруын һәм нинди эш белән шөгыльләнүен һәм нинди телефон номеры буенча янгын сүндерү бүлегенә шалтыратырга мөмкин (101,112) булуын аңлаттылар. 

Һәм укучыларга ялган чакыруларның  уен түгел икәнен дә төшендерделәр. Шулай ук балалар янгын сүндерү техникасын күзәттеләр, эш киемнәрен киеп карадылар. Экскурсия барышында янгын сүндерүче һөнәре турында күп мәгълүмат бирелде. 

Аннары өлкән дознаватель Лилия  Писарева  балаларга янгын сүндерү чаралары, янгын чыкканда яки төтен чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде. Автоном янгын чыгу турында хәбәр итүче җиһаз (АДПИ) турында да белделәр.

Очрашу барышында укучыларга янгын сүндерүчеләрнең героик һөнәре турында сөйләделәр, һөнәр серләре белән уртаклаштылар,  янгын сүндерүче булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында җиткерделәр. Шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  кайсы югары уку йортларына укырга керергә мөмкин булуы, уку йортларына кабул итү тәртибе турында сөйләштеләр.

Мондый очрашулар балаларга һөнәри юлны сайларга, ә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итәргә һәм кешеләрнең тормышын һәм куркынычсызлыгын саклауда үзләренә лаеклы алмаш булдырырга ярдәм итә.

фотолар янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев