Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь буын өчен тудырылган мөмкинлекләр куандыра

Зәйгә ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов килде.

Зәйдә муниципаль район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнарга багышланган йомгаклау сессиясе алдыннан кунаклар, шәһәр үсешен күзәтүне дәвам итеп Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә булып, биредә тудырылган мөмкинлекләргә югары бәя бирделәр, шулай ук яңа төзелгән «Дулкын» бассейны да яхшы тәэсирләр калдырды. Укучылар, яшь спортчылар белән аралашудан, аларның тудырылган шартлардан кинәнеп файдалануын күреп куандылар.

«Иң мөһиме яңа объектлар киләчәк буын өчен файдалы булсын», — дип ассызыклады Мидхәт Рәфкатович.

Татар гимназиясендә мәктәп туклануын бәяләү өчен укучыларга әзерләнүче ризыкка дегустация дә үткәрелде. Ризыкларны тәмләп караучылар мәктәп ашына югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев