Яшь авыл хуҗалыгы белгечләрен һөнәрдә осталык буенча сыналырга чакыралар
Зәй авыл хуҗалыгы идарәсе авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләрне “Һөнәре буенча иң яхшы” XIV республика конкурсында катнашырга чакыра.
Әлеге бәйге тармакка яшьләрне тарту максатында, кызыксындыру чарасы буларак оештырыла.
Быел катнашучыларны зур приз фонды көтүе турында белдерәләр:
• Гран-прига - 200 000 сум;
• I урынга - 50 000 сум;
• II урынга - 40 000 сум;
• III урынга - 30 000 сум.
• һәм һәр катнашучыга 5 000 сум билгеләнә.
Беренче урынны яулаучылар чит илләрдәге алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә стажировка уза алачак — тәҗрибә үзләштерү өчен бу менә дигән мөмкинлек.
Фото ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев