Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ярышларда катнашучы спортчыларны район башлыгы сәламли

Мин сезне кунакчыл Зәй җирендә чаңгы-роллерлар буенча Россия Кубогының беренче этабында сәламләвемә шатмын!


Хөрмәтле спортчылар,
тренерлар һәм районыбыз кунаклары!

Кадерле зәйлеләр!
Бүген шәһәребез бөтен илдән килгән талантлы спортчыларны җәлеп итү үзәгенә әверелде, һәм бу безнең өчен зур дәрәҗә.
Ярышларга бүген, 12 июньдә - Россия көнендә, илебездә яшәүчеләрнең бердәмлеге символы булган бәйрәмдә старт бирелүе икеләтә куанычлы. Барыгызны да Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бәйрәм безгә рухи һәм гаилә кыйммәтләре — тарих, мәдәният, үзбилгеләнү хокукы һәм дәүләт язмышы өчен җаваплылык турында искә төшерә. Патриотлык, иҗади хезмәт, гаделлеккә омтылу һәм Якыныңа ярдәм итәргә әзер булу – халкыбызның төп сыйфатлары. Ә Россиянең уңышлары-миллионлаган гражданнарның, шул исәптән аның иминлеген ныгытуга һәм Ватанның көчен арттыруга үз өлешләрен кертүче спортчыларның казанышлары.  
Россия Кубогы-спорт вакыйгасы гына түгел, барыбыз өчен дә бәйрәм. Бу безнең районның кунакчыллыгын, аның матурлыгын һәм потенциалын күрсәтү мөмкинлеге. Без спортны үстерергә, күнегүләр һәм ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен шартлар тудырырга омтылабыз. Зәй районы - олимпия чемпионы Федор Петрович Симашевның туган җире. Чаңгычыларны әзерләү эшен аның исемен йөртүче олимпия резервы спорт мәктәбе алып бара. Шулай ук ел саен Федор Петрович истәлегенә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча бөтенроссия ярышлары уздырыла. 
Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бүгенге чара республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан хупланган «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уза.   Шулай ук әлеге ярышларның безгә – зәйлеләргә Россия Чаңгы узышлары Федерациясеннән һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан Россия көне уңаеннан бүләк булуын белдерәм. Ышаныч күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт!  
Без нәкъ менә Зәй районында шундый зур һәм җаваплы ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылуы белән горурланабыз.  
Ышанам ки, безнең әзерләнгән трассалар спортчыларга үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә һәм тамашачыларга спорт көрәшенең онытылмас мизгелләрен бүләк итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Барлык катнашучыларга Ныклы сәламәтлек, спортта уңышлар, якты җиңүләр һәм гадел көрәш телим! Россия Кубогының бу этабы сезнең өчен яңа казанышлар юлында уңышлы старт булсын. Ә кунакларга районыбызда күңелле булуларын, бик күп уңай хис-кичерешләр алуларын һәм иң җылы истәлекләрне алып китүләрен телим.
Чаңгы-роллерлар буенча Россия Кубогының беренче этабы ачылу белән!
Алга,яңа җиңүләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев