Ярминкәләр дәвам итә
Муниципаль районда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итә.
Ярминкәләр «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза, алар зур социаль әһәмияткә ия. Чөнки биредә район һәм күрше-тирәдәге җитештерүчеләр продукцияләренең киң ассортименты тәкъдим ителә, ярминкәләрне шәһәр халкы көтеп ала. Арзан бәядән терлек, кош ите, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, кондитер әйберләре, бал һәм башкаларны нәкъ менә биредә юнәлтергә мөмкин. Ел башыннан инде Зәйдә 23 ярминкә уздырылган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә районыбыз фермерлары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив катнаша. Фермерлар Карташов, Ионов, Носов, Сироткин дуңгыз ите белән сату итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан Анна Быля һәм Александр Кузнецов — сыер, сарык ите, Чыбыклыдан Рамазанов үз умарталыгыннан бал сата. Агросәнәгать паркы, беренче ярминкәдән башлап, шәһәр халкына һәрвакыт «хәләл» макркалы сыер һәм ат ите тәкъдим итә. Шулай ук һәр көз саен фермер Шәйгәрданов үз хуҗалыгыннан яшелчәләр — кәбестә, суган, кишер, чөгендер алып килә ярминкәләргә.
Күрәсез, сатучылар да, сатып алучылар да тудырылучы мөмкинлектән канәгать. Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу шимбәдә — 7 декабрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 7дә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев