Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ярдәм кулы сузу күңел түреннән чыга

Россия Президенты боерыгы белән Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан социаль хезмәткәр Мария Ишмяковага “Россия Федерациясенең атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” исеме бирелде.

Бу мактаулы исем артында Мария Михайловнаның алны-ялны белми хезмәт куйган 31 елы тора. Алай гына да түгел, ул шушы мәрхәмәтле социаль яклау хезмәткәре һөнәрен кызы – Галина Александровнага да сеңдерә алган. Әнисе һөнәрен дәвам итүче Галинаның да инде район социаль яклау бүлегендәге хезмәт стажы 24 ел белән исәпләнә. 

Ә ничек бу һөнәргә килдегез, дигән сорауга Мария Ишмякова, тормыш шарты, дип җавап бирде. 

Мария үзе Югары Баграж кызы. Сарсаз-Багражга Александр исемле механизатор егеткә кияүгә чыгып, төп йортка килен булып төшкәндә әле кайнанасы Татьяна апа исән була. Алар әниле-кызлы булып 16 ел тату гомер итәләр. Өлкән кешеләргә карата булган хөрмәт анда нәкъ менә кайнана белән яшәгән чордан башланадыр да, чөнки ул бүгенге һөнәренең шулай дәвамлы булуын тормыш тәҗрибәсе алуда, дип саный. Төп йорттан үз нигезләрен булдырып күченгәч тә, гаиләнең өлкән кешесе яңа өйнең түреннән урын ала. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Инде бар да түгәрәкләнде, дип кенә уйлаганда тормыш иптәше Александр авариядә фаҗигалы төстә 41 яшендә һәлак була.  Менә шушы тетрәндергеч язмыш сынавы аны мәрхәмәтле һөнәр иясе булырга этәрә. 

“Мин үзем авыл кибетендә сәүдә хезмәткәре булып эшләдем. Ә ирем вафат булгач авыл җирлеге башлыгы миңа балаларың да бәләкәй, алар янында күбрәк була алырсың, дип социаль хезмәткәр эшен тәкъдим итте. Мин моңа бик теләп ризалаштым. Ә эшнең асылына мине район социаль яклау бүлегендә тәфсилләп өйрәттеләр һәм иң мөһиме синең карамакта булган өлкән кешегә күңел җылыңны бирә алу, дип киңәш бирделәр. Шушы фатиха белән инде менә утыз бер ел дәвамында күңел биреп эшлим”, - дип елмая Мария Михайловна.

Бүгенге көндә аның карамагында булган өлкән кешеләрдән инде 80 яшен тутырып килүче Татьяна Васильевна Николаева гына калган. Әле узган ел гына өч кешегә ярдәм итеп торган булган, кызганыч, алар инде фани дөньядан китеп барган. Ә Татьяна Васильевна Мария ханымны ярдәмче генә түгел, егерме ел дәвамында чын дус, күңел хисләрен уртаклашучы сердәш, дип тә атый. 

- Марияне миңа киләсе көннәрдә көтеп алам. Йортымдагы эшләрдә булышу, ризык әзерләп калдыру өстенә әле ул сөйләшеп, күңелемне бушатырдай кешем дә. Без кыз туганым белән авыру әниебезне озак тәрбияләдек, шул сәбәпле, үз гаиләмне булдыра алмый калдым. 38 ел тегүчелектә хезмәт куйдым. Ә олыгайган көндә иптәш бик кирәк. Дөрес, туганнарым төп йортка кайтып йөриләр, тик алар – эш кешесе еш минем янда була алмыйлар, ә Мария Михайловна һәрчак янәшәмдә, рәхмәт аңа, - ди  Татьяна Васильевна.

Ә Мария Михайловна карамагында 31 ел социаль хезмәткәр булып эшләү дәверендә утыздан артык өлкән кеше булган. Күрше авылларга йөреп эшләргә дә туры килгән. Бу вакытта аңа тимер аты-велосипеды ярдәмгә килгән. Шулай ук өлкән кешеләрне тәрбияләшергә балалары да булышкан.

- Ирем вафат булганда олы кызым Галинага 13 яшь иде. Социаль хезмәткәр булып эшли башлагач та, төп ярдәмчем ул булды. Өлкәннәргә идәннәр юышырга, бакча эшен карашырга еш булышты. Мөгаен, аның да бу һөнәргә кереп китүендә балачактан сеңгән шушы җаваплылык этәргеч булгандыр. Гомумән, балаларым кече яшьтән хезмәт белән үстеләр. Улым да үсмер чактан җәй көне комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Кечеләре дә хуҗалыкта кул арасына кереп үстеләр, - ди Мария ханым.

Ә үзе социаль хезмәткәр һөнәрен яратып башкаруының сәбәбен авылдагы өлкән кешеләрнең киң күңелле булуларында, ди. 

“Барысы да -  бабайларым да,  әбиләрем дә яхшы күңеллеләр булдылар. Алар белән эшләү чорында күңелсезлекләргә очрамадым, рәхәт итеп эшләдем”, - ди ул елмаеп.

Бүген Мария Михайловна кызы Галина Ишмякованың “Радость” халыкка  комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире булуы белән чын күңелдән горурлана. Димәк, әни кеше биргән тәрбия, башкарган хезмәт баласының йөрәк түреннән урын алган.   

Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина әниле-кызлы Ишмяковаларның шушы тармакта озак еллар намуслы хезмәтен югары бәяли, үз хезмәтләренә бирелгән җаваплы кешеләр, ди алар турында.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев