Яңалыклар

Яшьлек - яшьнәр чак

28 июньдә Россия яшьләре көне билгеләп үтелә. Яшьлек – һәр кешенең тормышында искиткеч матур чор гына түгел, аерым күңел халәте дә. Ул – сыналулар, эзләнүләр, иң кыю хыялларны ачу һәм тормышка ашыру вакыты. Яшь чакта кеше кыйммәтле тәҗрибә туплый, якты киләчәк турында хыяллана. Шул уңайдан туган төбәгендә тырыш хезмәт куючы, актив яшьләребез турында сөйләргә булдык.

Авырып китсәк тә, бәхетсезлек очракларына тарысак та, без иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. 
Аларның тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере саклап калына. 

Зәй кызы Миләүшә Галиева район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып хезмәт куя. Ул татар гимназиясен тәмамлап, Чаллы медицина көллиятенә укырга керә. Фельдшер белгечлеген үзләштергән кыз бер ел Чаллыда эшләгәннән соң, туган шәһәренә эшкә кайта. 

Миләүшә сүзләренә караганда, медицинада ваемсызлыкка урын юк, эшләрендә иң мөһиме – профессиональлек кенә түгел, пациентларга карата игелекле, яхшы мөнәсәбәт тә. Чөнки смена вакытында пациентлар нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итми, аларның һәрберсенең үз авыру тарихы бар. 

Ашыгыч ярдәм фельдшеры һөнәрен, мөгаен, барлык медицина белгечлекләре арасында иң катлаулысы дип атарга мөмкиндер. Еш кына диагноз куюга берничә минут кына вакыт була һәм  күп очракта лаборатор диагностика ысулларыннан файдалану мөмкинлеге дә булмый.

– Авыр хәлдәге пациентны дәваханәгә алып барып җиткереп, аның дәваланып чыгуы – хезмәтебезнең иң күңелле мизгеле. Кайчагында өлкәннәргә медицина ярдәме генә түгел, ә күңел зарларын тыңлап, җылы сүз белән булышу, игътибар да кирәк. Ә балалар курка инде безне күрүгә, – ди Миләүшә Илдусовна, хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләп.

Эше авыр булуга карамастан, Миләүшә бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми һәм үз бурычын намус белән лаеклы башкарырга тырыша.


 


Нет комментариев