Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яраткан эшкә багышланган хезмәт юлы

Һәр ел саен 22 декабрьдә энергетиклар шәһәре булган Зәебездә бу мөхтәрәм һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә.

Чөнки энергетика сәнәгате — илебез икътисадының иң мөһим тармакларының берсе, яктылык һәм җылылык энергиясеннән башка бүген бер генә тармак та эшли алмый. 

Ә Зәй ГРЭСы Татарстанның электр энергиясенә булган кытлыгының 40 процент өлешен тәэмин итә. Биредә Зәй халкының күп өлеше хезмәт куя. Араларында бөтен хезмәт юлын станциягә багышлаганнар да аз түгел. 

Шундый тырыш хезмәткәрләрнең берсе — Равил Рафаэль улы Нәгыймуллин. Быел ул һөнәри бәйрәмен 40 елдан артык хезмәт стажы белән каршылый. Районыбызның Чыбыклы авылыннан булган егет шәһәрнең урта һөнәри белем бирү йортында слесарь КИПиА (контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика) белгечлеге алгач та 1981 елда ГРЭСка эшкә килә. Армия хезмәтен тутырып кайткач, күңеле яткан шушы предприятиегә кабат эшкә урнаша. 

«Эшемне һәрвакыт яратып башкарам. Башка җиргә күчү дигән уй бер дә кереп карамады. Коллектив тату, хезмәт шартлары яхшы, эшләгән өчен тиешле хезмәт хакы бар. Инде 6 ел элек пенсиягә чыккан булсам да, станциядән аерыласым килми. Үзегез беләсез, яратмаган эштә кеше бер генә сәгать тә эшли алмый», — ди ул. 

Башта Равил Нәгыймуллин үз белеме буенча слесарьлык хезмәтен озак еллар башкара. Ул контроль-үлчәү приборлары һәм автоматлаштырылган идарә системасын урнаштыру, көйләү, төзекләндерү өчен җаваплы була. Аңа җитештерүдә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен тиз арада тиешле карар кабул итеп, төзекләндерү җаваплылыгы йөкләнә. Аннан соң машинист-обходчы булып эшли. Ә хәзер инде ул — җылылык-механика җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча дежур слесарь. 

«Монда без сменалап эшлибез, бер сменада 10-13 кеше хезмәт куя. Унике сәгатьлек эш сменасы тәүлек дәвамында кизү торуны үз эченә ала. Без төрле төзексезлекләр килеп чыкканда, аны бергәләшеп хәл итү юлын карыйбыз, җитәкчеләр карары белән төзексез җиһазларны сафтан чыгарып торып, резервтагыларын тиз арада көйләп куябыз, ә төзексез булганын ремонтлыйбыз. Безнең эш бер генә кеше башкара торган түгел, команда белән бер-береңә ярдәмләшеп эшләү бик мөһим. Шуңа да коллективыбыз үз эшен яхшы белгәннәрдән гыйбарәт. Безгә килгән яшьләр дә бу рухны тиз тоеп алып, уртак эшкә кушылалар», — дип сөйли Равил Рафаэлович. 

Соңгы елларда ул предприятиегә Зәй политехник колледжыннан, Казан энергетика университетыннан сәләтле егетләрнең күпләп килүен әйтә. Аларның теоретик белеме белән тәҗрибәле хезмәткәрләрнең осталыгы бергә кушылу предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итүен ассызыклый. 

Равил Нәгыймуллинның ГРЭС белән тагын ике туганы бәйле. Апасы Гөлгенә озак еллар аппаратчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ә энесе Раушан сак хезмәтендә смена башлыгы булып эшли. Димәк, Нәгыймуллиннарны станция үзенә бәйләгән, аларны энергетиклар гаиләсе, дияргә тулы хокук бар. 

Равил Рафаэль улының тырыш хезмәте ГРЭС һәм «Татэнерго» җәмгыятеннән күп төрле Мактау грамоталары белән билгеләнгән. Ул — Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Хезмәт казанышлары өчен» медале иясе, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев