Яралы хәрбиләргә 30нчы ярдәм йөге җибәрелде
Бу көннәрдә шәһәрдән госпитальләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды.
Аны Кама аръягы шәһәр, районнары халкы яралы хәрбиләрнең сәламәтлеген кайгырту максатыннан җыйган.
Гуманитар йөк – матраслар, медикаментлар, гигиена чаралары һәм төзелеш материалларыннан гыйбәрәт.
Бу мөһим миссия шәһәрдәшебез Наталья Березина җитәкчелегендә оештырыла, ул инде озак вакыт «Закамье. Госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» хәйрия хәрәкәте белән җитәкчелек итә.
Бу юлы йөк машинасы яралы сугышчылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен иң кирәкле әйберләр белән тулган иде. Фураның яртысын диярлек махсус матраслар алып тора, алар чик буе госпитальләрендә аеруча кирәк. Шулай ук сугышчан йөкләмәләргә чыгар алдыннан хәрбиләрнең индивидуаль аптечкаларын тулыландыру өчен медицина җыелмалары да шактый тупланган. Гигиена чаралары, оекбашлар, эчке киемнәр, юуыну өчен кирәк-яраклар да тутырылган. Яралыларга тернәкләнүдә ярдәм итәчәк инвалид коляскалары, култык таяклары һәм тотынып йөрү җайланмалары да бик кирәк, мондый әйберләр дә күпләп җыелган.
Медицина кирәк-яракларыннан тыш, йөккә фронт өчен мөһим материаллар – рабица, пленка, рубероид, су һәм ягулык өчен мичкәләр төялгән, соңгылары «Крекер» кондитер фабрикасыннан бирелгән. Шулай ук, маскировка челтәрләре дә күпләп әзерләнгән.
Гуманитар йөкне озату традицион төстә шәһәрнең “Җиңү бульвары”ндагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында булды. Район башлыгы Разиф Кәримов ярдәм оештыруда катнашучыларга шәхсән үзе рәхмәт белдерде.
«Госпитальләргә 30нчы гуманитар йөкне җибәрү – бу сан гына түгел, бу олы хезмәт. Бу чын күңелдән башкарыла торган халык ярдәме. Аны җыю, әзерләүгә өлеше кергән һәркемгә чиксез зур рәхмәт”, – диде ул.
Бу армиягә ярдәм итүдә гражданнар катнашуының никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә. Наталья Березина ассызыклаганча: «Без ихтыяҗ булганда туктамаячакбыз. Ярдәм даими кирәк, һәм без эшебезне дәвам итәчәкбез».
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев