Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яралы язмышлар

(Ахыры). Башы 1 майда чыкты.

Якындарак урнашканга  чыгып өлгергән иптәшләре дә: «Нәҗип, йөзә белмисеңме әллә?!» – дип кычкыралар. «Ник белмәскә, беләм!»  – дип, күн итекләрен ашыгып салып ташлаган егетне туганнан туган энесе, ундүрт яшьлек Гамилнең елаган тавышы туктата. «Абый, мине калдырма!»   – дип үкси ул. Әхмәтнәҗип ярдагыларга: «Гамилдǝн башка чыкмыйм!»  – дип кычкыра. Елга буендагылар үзләре  йɵзеп кермǝкче булалар, тик  булдыра алмыйлар. Ул арада ташу тагын да көчәя. Су артканнан-арта, ике ара ераклашканнан-ераклаша. 
       «Балык тотарга баручыларның икесе ташу  эчендǝ калган» дигән коточкыч  хǝбǝр авылга барып ирешǝ. «Безнекелǝрдер»  дигǝн уй  белǝн коты чыккан Рафаил  Зǝй буена ашыга. Ташу вакытындагы мондый хǝллǝрне күргән  балыкчы Миңнулла Зǝйнуллин ат арбасына агачлар салып тɵшǝ. Шулардан  сал ясап,  елгага  керергә уйлыйлар. Кая ди ул, ташкын  салны агыза. Рафаил айгыр белǝн кермǝкче була, агым аска таба алып тɵшǝ. Шуннан соң елганың ɵстǝрǝк ɵлешеннǝн ат белән  агып керергǝ тырыша, лǝкин кɵчле агым комачаулый. Тагын берничǝ ир-ат кермәкче булалар, әмма  булдыра алмыйлар. Авылдан ярдәм килсә дә, су кодрәтен җиңә алмыйлар шул. Рафаил юешлǝнеп, туңып беткǝннǝн соң, авылга кайтып китǝ. Ул, киемнǝрен алыштырып, яңадан Олыбайга тɵшә.
  Кояш кыздыра. Иртән  7℃ булган җылылык ике мәртәбәгә  арта. Аның саен  ташу кɵчǝя бара. Елга шаулавыннан,  Әхмәтнәҗип белǝн Гамилнең ачыргаланып кычкырган сүзлǝре юньлǝп аңлашылмый. Авыл кешелǝре колхоз идарǝсенǝ кайтып, Казаннан вертолёт чакыртырга кирǝк, дигǝн фикергǝ килǝлǝр. Колхоз рǝисе ярдǝмчесе булып эшлǝүче кеше (соңыннан  ул эшеннǝн алына һǝм авылдан китǝргǝ мǝҗбүр була), «Казан белǝн элемтǝгǝ чыгып булмый» дип,  шалтыратудан баш тарта. Шуннан соң Рафаил белǝн Шакиров Зǝки, моторлы кɵймǝ сорарга  дип, Тоба авылы тегермǝне янына китәләр. Елга аша гына теге яктагыларга хǝлне аңлаталар, моторлы кɵймǝ хуҗасын  чакыртырга кушалар. Ләкин ул  бозның күплегеннǝн курка, шуңа күрә тɵнлǝ елгага керергә ризалашмый. Ул,  «иртǝн кɵймǝ белǝн килермен», дип вǝгъдǝ бирǝ. Егетлǝр тɵнне яр буенда үткәрәләр. Тɵнлǝ суыта. Ташу тавышы бераз кими. Котырган су таң алдыннан гына тына.  Баласының: «Соңгы сулышыбызны алабыз, әни, бәхил бул...» – дигән сүзләрен ишетеп торган ананың кичерешләрен сурәтләргә каләмемнең көче җитми...
 14 апрель көнне иртән, моторлы кɵймǝсенǝ тагын бер кɵймǝ тагып,  Тоба авылы кешесе килеп җитә. Тагылган кɵймǝгǝ утырып, елгага  Рафаил керǝ. Иң элек ул Әхмәтнәҗип янына килǝ, ул тал агачын бер кулы белǝн кочаклаган хǝлдǝ үлгǝн була. Үзе кɵймǝдǝ торган килеш кенǝ, Әхмәтнәҗипне,  кулларын талдан ычкындырып, кɵймǝгǝ сала. Соңыннан, «аның сǝгать ярым элек кенǝ ыңгырашуы ишетелǝ иде ǝле», дип искǝ алалар. Рафаил Әхмәтнǝҗиптǝн егерме метрлап читтǝ Гамилне табып ала. Ул ǝрǝмǝ талын  ике кулы белǝн кочаклаган килеш  үлгǝн.  Рафаил аны шул ук кɵймǝгǝ яткыра да кɵймǝчегǝ «булды, кузгалыйк», дип хǝбǝр итǝ. Суда туңып үлгән ике туганның  гǝүдǝлǝрен ярга алып чыгалар. Моны бөтен авыл халкы тетрәнеп карап тора.  Авылга алып кайтканнан соң, аларны икесен бергǝ җирлǝргǝ уйлыйлар. Ләкин Гамилнең ǝнисе Фатыйма, ире Нурулланың Олыҗы авылында шабашкада булуы сǝбǝпле, моңа ризалашмый. Шуннан Рафаил, атка атланып, Нуруллага хәбәр итәргә китǝ.Ул Кызыл Юл авылы аша бара. Олыҗы инеше дә ташыган вакыт.  Кɵчле агымнан күпер селкенеп тора, шуңа күрә айгыр анда  керергǝ курка.  Инешнең ɵске ɵлешеннǝн чыгарга ниятлǝп суга кергǝн Рафаил бата башлый. Шул хәлне  күреп алган сыер савучы хатын-кызлар аңа кире борылырга кушалар. Рафаил аларга гозерен аңлата да килгән юлына кире борыла. Ул кайтып җиткәч, Нǝҗипне Ташлык зиратына күмǝлǝр.
Ə Нурулла шабашкада  Пәлчекәү  авылында эшлǝгǝн булып чыга. Юл юклыгын ишетеп, ул турыга Олыҗыга, аннан Шǝңгǝлчегǝ тɵшǝ. Гамилне, әтисе кайтып җитүгә, зиратның Шәңгәлче ягына җирлиләр.  Шул көнне Газизә җиңги  гомергә  бөер авырулы булып кала, нәсел агачында Сәетнәсим абыйның  тамыры үсүдән туктый. Хәсәнша абзыйның Нурдидә исемле кызы шул көнне 45 куплетлы бәет чыгара. 
...Иртән йокымнан уянгач,
Әниемне күрмәдем.
Үлемемне эзләп икән
Зәй суына кергәнмен.
Сулар акты, сулар акты,
Сулар акты котырып.
Ике туган үлеп киттек
Без, талларга тотынып.
       Югарыда бәян ителгән тетрәндергеч фаҗигане безгә Газизә җиңги белән аның бертуган сеңлесе Гайнисорур апа тәфсилләп сөйләгән иде. Әлеге язмамда Айдар Хәмзиннең «Ташлык»  дигән китабында 114–116 битләрдә тасвирланган Рафаил Габизов сөйләгәннәрне дә игътибарга алдым.      Әхмәтнәҗип абыйга кагылышлы мәгълүмат белән Алмаз Хәмзиннең һәм Разил Вәлиевнең якын кешеләре ярдәм итте. Мин аларны балачак дустым, авылдашым, Каенлы авылы килене Резидә Җәүдәт кызы Ильясова аркылы таптым. Резидәгә дә, Түбән Кама районының Ташлык авылында яшәүче Айдар Хәмзин белән Гөлүсә Вәлиевага да  бик зур рәхмәт.

Әхмәтнәҗип абый фаҗигале төстә якты дөньядан киткән 1959 елда 20 июнь көнне мин дөньяга аваз салганмын.

Бала хәсрәте ачылардан да ачы,  диләр. Мәрхәмәтсез язмышның бертуктаусыз тукмавына җиңги ничек түзгәндер?! Туганнарының балаларын, оныкларын бакканда, Әхмәтнәҗибе күз алларыннан китмәгәндер. Балаңның баласы балдан татлы, диләр. Шуларны күрү насыйп булмады, дип, йөрәге әрнегәндер. Күңеленнән Сәетнәсиме белән сөйләшкәндер. Аның өчен ул, сугышка киткәндәге кебек, һаман 27 яшьлек булып калгандыр. Җиңги үзен дә 24 яшьтә дип хис иткәндер. (Сәетнәсим абый 1914 елның 27 апрелендә, иске стиль белән 15 апрельдә туган. Газизә җиңги 1917 елның 12 февралендә туган.)

Төп йорттагы балалар үсеп җитүгә, җиңги «артык кашык»ка әйләнгән.  Энесе аны җиңгинең сеңлесенә  илтеп  куйган.  Газизә җиңги гомеренең 40 елга якынын Зәй районы Югары Олыҗы авылында сеңлесе Гайнисорур апа гаиләсендә яшәде. Без 2009 елның 24 һәм 31 октябрендә  92 яшьлек җиңги белән күрештек. Җиңгигә соңгы ике очрашуыбызда да үземдәге фоторәсемнәрне күрсәттем. Икесендә дә улының кечкенә форматтагы рәсемен дә, Сәетнәсим абыйның ике рәсемен дә шунда ук танып алды. Ишәйтеп ясату өчен, аңардагысын үземә алып тордым. Аның артына «Сәетнәсим җизни»  дип язылган иде. Димәк, аны Гайнисорур апаның берәр баласы язып куйган инде. Ике тапкыр баруыбызда да, истәлеккә булыр, дип, фоторәсемгә төштек. Мин сугыш чорына атап язылган «41 дә туган ир-егетләр»  дигән шигыремне укып күрсәттем:
Бишек силәләре ыңгырашты:
Сугыш җиле килде.
 41 дә туган ир-егетләр
Ак биләүдә иде.
Яман хәбәр, кара корым булып,
Күз төбенә иңде.
Нәсел дәвамнары – нарасыйлар
Татлы йоклый иде.
Назны, иркәләүне белмәделәр:
Йөзе кырыс елның.
Алга таба дәвам итте алар
Әтиләре юлын.
Ил башына төшкән фаҗигале,
Таштай авыр йөкне
41 дә туган ир-егетләр
Иңнәрендә йөртте.
Һәйкәл булып кайтты әтиләре,
Саклый дөнья күген.
41 дә туган ир-егетләр
Чәчәк илтә бүген...
41 дә туган балаларның күбесе әтиләрен күрү бәхетенә ирешмәгәннәр шул... Моңа  тарихта тиңе булмаган коточкыч сугыш гаепле. 9 Май – Җиңү бәйрәме көнендә  һәйкәлләргә чәчәк бәйләме салучылар  арасында 18 яшендә язгы ташу вакытында вафат булган  Әхмәтнәҗип абый да юк шул, юк, юк...
Газизә җиңги белән  безнең соңгы күрешүебез булган икән.  Ул 2010 елның 31 декабрендә бакыйлыкка күчкән. Урыны җәннәт түрендә булсын.  Амин! 
Күңелемнән мин дә Сәетнәсим абыем белән сөйләшкәлим, аның турында бик еш уйланам. Мин 1985 елда герой-шәһәр Волгоградта элек сугыш булган урыннарны күрдем. Без анда Биектау районы Казаклар  мәктәбенең  укучылары һәм укытучылар коллективы белән барган идек. Гид безгә, Татарстаннан килгән сәяхәтчеләргә, бик күп мәгълүмат  бирде. Истәлекле урыннарда йөртте, экспонатларны күрсәтеп, тиешле аңлатмаларын биреп барды. Элекке Царицын шәһәренә «Сталинград» исеме,  И.В.Сталин властька килеп, бер ел үтүгә, 1925 елда бирелгән, һәм ул 1961 елга кадәр шул исемдә йөргән. Гид   Мамай курганы белән дә таныштырды.  Сугышчыларның  фамилияләре язылган дивардагы исемлектән бөтен коллективыбыз белән Сәетнәсим абыйның исемен эзләдек, ләкин таба алмадык. Зур өметләр баглап килеп тә, абыемның исем-фамилиясен очратмагач, бик нәүмизләндем. Боек күңелемдә   түбәндәге шигырь юллары туды. 
Волгоград!
Туфрагыңа бастым
Гади сәяхәтче булып мин.
Миннән сәясәтче эзли күрмә – 
Түгелергә торам тулып мин...
Герой-шәһәр!
Диварларыңдагы 
Тукталамын һәрбер исемгә.
Хәбәрсез югалган абыемны
Тотмыйсыңмы  әллә  исеңдә?!.
Сталинград!
Абый гомрен биргән,
Җәһәннәмдәй утларга кереп! – 
Яңа шәһәреңдә бер гамем юк,
Йөри алмыйм матурлык күреп... 
Шигырьнең исемен  «Түгелергә торам тулып мин... » дип атадым. 
Экскурсия җитәкчесе безне элекке  сугыш кырына да алып барды. Анда фоторәсемгә төштек. Ул безгә тарихи вакыйгаларны сөйләде. Сталинградка ыргылган немец  гаскәрләрен туктату өчен, 1942 елның 17 июлендә шәһәрне яклау сугышы башланган. СССР оборонасы халык комиссары И.В.Сталин тиздән «Ни шагу назад!» дигән боерыкка кул куйган. Гид шуны әйтүгә, шагыйрь Фатих Кәримнең:
 «Мылтык тотып баскан җиремнән
 Бер адым да артка чигенмәм!» – 
 дигән, мәктәп елларыннан ук барыбызга да мәгълүм булган шигырь юллары хәтеремә килде... Дошманга каршы тору вакыты төгәл дүрт ай дәвам иткән. Шул чорда Татарстан халкы Сталинград  шәһәренең Дзержинск районына, Сталинград өлкәсенең Бородищенск һәм Красноармейск (монысында хәзер татар фольклор ансамбле эшли икән) районнарына булышлык итү бурычын үз өстенә алган... «Уран» исеме белән аталган хәрби операция планы армия генералы Г.К.Жуков һәм генерал-полковник А.М.Василевский җитәкчелегендә  төзелгәч, Кызыл Армия  хәлиткеч һөҗүмгә күчкән. Стратегик тәҗрибәне, ягъни сугыш алып бару осталыгын  шактый туплап өлгергән И.В.Сталин фронттагы хәрби хәрәкәтләрне планлаштыруда турыдан-туры үзе  дә катнашкан. Безнең гаскәр башта – Сталинградта, аннары Курск сугышында зур җиңүгә ирешкән. Сталинград сугышында дошман совет-герман фронтында хәрәкәт итүче барлык гаскәренең дүрттән бер өлешен югалткан. Илбасарларны Сталинградтан куу 1943 елның 2 февралендә төгәлләнгән.  Әлеге сугыш барышында фашистлар Германиясенең һәм аның иярченнәре булган Италия белән  Румыниянең биш армиясе тар-мар ителгән. Советлар Союзының Кораллы Көчләре нәкъ шушы вакытта дошманнан стратегик инициативаны тартып алганнар һәм сугышның ахырына тикле аны үз кулларында тотканнар... Хәтта Германиядә беренче тапкыр милли траур игълан ителгән. Сталинград сугышында фашистларны җиңү Советлар Союзының халыкара дәрәҗәсен күтәргән. Шуннан соң Япония СССРга каршы сугыш хәрәкәтләре башлауның мәгънәсез нәрсә икәненә инанган. Германиянең берөзлексез басым ясавына карамастан, Төркия дә үзенең нейтраль булуын дәвам иткән... Гид шуларны сөйләгән вакытта, бу сугышта үзенең өлешен керткән Сәетнәсим абыем өчен горурлану хисләре кичердем. 
Әйе, совет гаскәрләре үзләренең уңышларын 1943 елда Курск дугасындагы июль сугышларында да ныгыта. Курск дугасында  каты җиңелүгә дучар булган дошман стратегик оборонага күчәргә мәҗбүр була. ...Абыем турында кайгылы хәбәр 1943 елның июль аенда килгән. Бәлки, Сәетнәсим абыем нәкъ Курск дугасындагы июль сугышларында   хәбәрсез югалгандыр?..  
Газизә   җингине япа-ялгыз калдырып, Сәетнәсим абый да, улы Әхмәтнәҗип тә бакыйлыкка күчкәннәр. Абыемның кабере дә билгесез. 1941– 1945 еллардагы сугышта һәлак булганнарның истәлегенә авылыбызда куелган һәйкәлдә 88 авылдашы арасында Сәетнәсим абыемның исеме дә бар. Зәй районына  багышланган «Хәтер китабы»нда (Татарстан Республикасы, Казан, «Хәтер китабы» нәшрияты, 1995 ел, Х том, 36 бит) Бәдретдинов Нәсим Бәдретдин улының 1914 елда Имәнлебаш авылында тууы, фронтка Зәй районы хәрби комиссариаты аркылы китүе, Кызыл Армия сугышчысы булуы турында гына әйтелгән. Хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат шулай саран була торгандыр инде...
Авылдашыбыз, элекке әсир Яхъя абый Алёшев шактый еллар элек    бер хәбәр әйткән иде. «Сәетнәсим белән Зәкәрияне, сугыштан соң Америкага чыкканнар, дип сөйләделәр», – дигән  иде ул. Мин ышанырга да, ышанмаска да белмәдем, чөнки дәлилләре юк... 
Уйланып йөри торгач, 2009  елда рәсми оешмага –  Казанда  Кремль урамындагы 2/6 номерлы бинада урнашкан  Татарстан Республикасы милли архивына Сәетнәсим абыйга кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать иттем. Аның кайчан, кайда, нинди шартларда һәлак булганын беләсем килде. Аның исеме  метрикә  кәгазендә «Сәиднәсим»  дип язылуын,  туган вакыты 1914 елның 15 апреле (иске стиль белән) булуын әйтеп рәсми хат килде. Туган урыны, әти-әнисе турында да язылган иде ул хатта. Ләкин абыемның соңгы көннәре турында архивта бер хәбәр дә теркәлмәгән икән.  Сәетнәсим абыемның язмышы турында чын дөресен бик тә беләсем килә...  
Әбием истәлегенә «Нәсел гөлләре» дип аталган шигырем, башка догаларым белән бергә, абыем рухына барып ирешсен... Амин!
 Истәлегең булып, исле гөлләр
Балкып утыралар шау чәчәктә,
Безгә – синең нәсел гөлләреңә 
Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.
Синең кебек, сыйпап-назлап кына
Үстерәсем килә һәрбер гөлне.
Берсе генә чәчәк атмаса да,
Сагыш биләп алыр йөрәгемне.
Ирек сөяр холкыбызга безнең –
Җил иркендә үскән гөлләр үрнәк!
Алар аша нәселемне барлыйм,
Тыштан боздай туңып, эчтән дөрләп...

Рухия Ахунҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев