Янгыннарга юл куймыйк
Салкыннарда янгын чыгу куркынычы арта.
Бу электр белән тәэмин итү системасына йөкләнешнең шактый артуына, бигрәк тә шәхси секторда өстәмә җылыту чараларын кулланганда мич, газ яки электр җиһазларының төзек булмавына, саксыз тәмәке тартуга бәйле.
«16 ноябрьдә районның Туңылҗа авылында шундый очрак теркәлде. Биредә бер торак йортта янгын чыкты. Фаҗига урынында, кызганычка каршы, әлеге йортта яшәгән 68 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылды. Ут өйне мич ягып җылытканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле чыккан дип фаразлана», — ди район янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Район янгын күзәтчелеге бүлеге инс-пекторлары шәһәр һәм район халкына янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итә.
Мич ягып җылытыла торган торак йортлар хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мичләрдә ярыклар һәм җимереклекләр булган очракта аларны якмагыз, мичләр һәм төтен юлларын чистартып торыгыз, яна торган мичләрне караучысыз калдырмагыз. Электр үткәргечләрне вакытында тикшереп, электр приборларын төзек хәлдә тотыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз, шырпыны балалар кулы җитмәслек урында саклагыз.
«Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин. Шулай ук торак йортларда һәм фатирларда янгын турында автоном хәбәр итүче җайланмаларны урнаштыру мөмкинлеге турында да искәртәбез», — ди Андрей Кириллов.
* * *
«Спорт энергиясе» футбол манежында янгын эвакуация-се буена өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрдә Зәйнең 41, 88нче янгын сүндерү частьләре, район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Өйрәнүләр планында күздә тотылганча, янгын футбол манежының раздевалкасында «чыкты». Вахтер төтен чыгуны күреп, оператив рәвештә тревога төймәсенә басып, янгынсүндергеч белән утны сүндерергә тырышып карады. Бу турыда янгын сүндерү частенә хәбәр ителде. Эвакуация башланды.
Футбол манежында булучылар бинадан чыгып, территориядә тезелеп бас-каннан соң, бинада бер кеше калуы ачыкланды. Шунда ук янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте.
«Эвакуация тулаем алганда янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәп башкарылды. „Спорт энергиясе“ футбол манежы хезмәткәрләре куелган бурычларны төгәл үтәделәр. Максатыбыз — гадәттән тыш хәлләр чыгу куркынычы булганда куркынычсызлык чараларын үтәү буенча персонал белән янгынга каршы инструктажлар, шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча практик күнекмәләр үткәрү», — ди район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Соңыннан район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев