Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Янгынга каршы махсус режим кертелүе сәбәпле пиротехник эшләнмәләр куллануга катгый таләпләр куела

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклау максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелүе турында хәбәр итә. Шул уңайдан безнең район территориясендә дә янгыннарны булдырмауга юнәлтелгән чаралар планы гамәлгә ашырыла.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда территорияләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү максатында  3 классы пиротехник эшләнмәләрне куллануга катгый чикләүләр кертелә. Аерым алганда, мондый пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объектлары, ягулык-энергетика комплексы, транспорт инфраструктурасы чикләреннән 500 метрдан да якын арада (автомобиль юлларыннан тыш); торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт биләмәләре, күпфатирлы йортлардан,  авыл хуҗалыгы объекты  чикләреннән 30 метрдан да якын арада  куллану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев