Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Янгын сүндерүчеләр «Ялта-Зәй» лагеренда балалар өчен куркынычсызлык дәресе үткәрде

Район янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән сорау алучысы Лилия Писарева, Түбән Биш янгын часте хезмәткәре Альберт Юдин “Ялта-Зәй” лагеренда ял итүче балалар арасында гадәттән тыш хәл очрагында эвакуация үткәрделәр.

Шулай ук персонал белән профилактик әңгәмә һәм янгынга каршы инструктаж уздырылды. 

Белгечләр балаларга ашыгыч хәлдә ничек дөрес эш итәргә, кая шалтыратырга турында сөйләделәр. Балалар лагерьда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белделәр һәм беренчел янгын сүндерү чараларыннан файдаланырга өйрәнделәр. 

Аннан  отрядлары арасында янгын куркынычсызлыгы темасы буенча иң яхшы рәсемгә конкурс оештырылды. Җиңүче отрядлар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Фотолар раойн янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев