Яңартылган, имин юллар
Агымдагы сезонда районыбызда Зәй — Сарман, Зәй — Сармашбаш юллары капиталь төзекләндерелде. Ремонт эшләре «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.
Әлеге юлларда капиталь ремонт эшләрен «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы алып барды.
Юллар мәртәбәле кунаклар катнашында ачылды.
Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында яңа юлларның район өчен генә түгел, бөтен республикакүләмендә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул ил һәм рес-публика җитәкчелегенә, юл төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
— Юл төзелеше эшләренең сыйфатлы, билгеле бер вакытта башкарылуын күрү сөендерә. Моның өчен заказчыларга да, әлеге юл подрядчыларына да рәхмәт белдерәсе килә. Нәкъ менә төзүчеләр үзеннән соң матур эшләр калдыра, алар белән еллар буе сокланырга мөмкин, — диде чыгышында Разиф Галиевич.
Юллар ачу тантанасында Әлмәт автомобиль юллары идарәсе башлыгы Фидаил Хәернасов та катнашты. Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы булып хезмәт куйганда аның җитәкчелегендә биредә эшләр башланды.
Зәй — Сарман юлында 3 километрда юллар яңартылды. Автомобиль юлында капиталь ремонт юлның норматив таләпләргә, шул исәптән хәрәкәт куркынычсызлыгына җавап бирмәве һәм җир өслегенең торышы канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле ясалды.
Әлеге объектта яңа юл өслеге яңартылды, су үткәргеч торбалар үзгәртеп корылды, разметка сызылып, яңа юл билгеләре, металл коймалар куелды.
Объектта тырыш хезмәт куйган юлчылар — автогрейдер машинисты Евсей Долгов, юл участогы мастеры Ибраһим Маляков район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Мәртәбәле кунаклар район башлыгы белән символик билгене әйләнедереп, юлны тантаналы төстә ачты. Беренче булып юлдан йөк машиналары узды.
Зәй — Сармашбаш юлында агымдагы сезонда 1,927 километр озынлыкта юл төзекләндерелде.
Халык телендә «Мәлем юлы» дип йөртелүче бу юл бик начар хәлдә иде. Шуңа күрә ремонтны бу юлдан үтеп йөрүчеләр күптәннән көтте. Юлчылар аны яңадан «сүтеп җыйды», дисәк тә, ялгыш булмас.
Язын җирләр кипшерә башлау белән әлеге юлда эшләр башланды. Тулы конструктивта 4 съезд эшләнде, ком, вак таш, ике кат асфальт салынды. Шулай ук 100 метрда барьерлы металл койма монтажланды, юл билгеләре яңартылды һәм сигнал баганалары урнаштырылды, юлның сөзәк өлеше профилировкаланды, разметкалар сызылды. Эшләр билгеләнгән сроктан алда төгәлләнде.
Тантанада намуслы, тырыш хезмәт куйган юлчыларга бүләкләр дә тапшырылды. Зәй автомобиль юллары идарәсенең каток машинисты Сергей Афонасьев, юл эшчесе Марат Надеев район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Көзге кебек ялтырап торган асфальт юлда машиналарда җилдерүе үзе генә ни тора! Шундый яхшы юл өчен биредән узып йөрүчеләр район җитәкчелегенә дә, юлчыларга да бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев