Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа уку елына старт: Зәйнең 4нче мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады

Тантаналы линейка беренче сыйныф укучыларын, чыгарылыш укучыларын, педагогларны һәм мәртәбәле кунакларны җыйды.

Төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре, ак бантлар һәм матур костюмнар — бүген Зәйнең 4нче мәктәбе янәдән укучыларның шат авазларына күмелде. Уку йорты бусагасын быел беренче тапкыр 32 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Парталар артына барлыгы 485 укучы утырачак, аларга 32 педагог белем һәм  тәрбия бирәчәк.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү һәм дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Бу мизгел бәйрәмгә югары патриотик рух бирде.

Уку елы башлану белән укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын котларга  район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, шәһәр прокуроры Сергей Урванцев килде.

Разиф Галиевич чыгышында Зәй укучыларының югары уңышларын билгеләп үтте.

"Узган уку елы Зәй мәктәпләре өчен уңышлы булды. Олимпиадаларда укучылар 98 призлы урын яулады, татар гимназиясен тәмамлаган ике кыз 100 баллы нәтиҗәләр күрсәтте, 20дән артык укучы имтиханнарны югары баллга тапшырды. Яңа уку елының да уңышлы булуын телим. Бездә уку өчен барлык шартлар да тудырылган, спорт һәм иҗади талантларны үстерү өчен спорт объектлары, кече фәннәр академиясе эшли", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән Иван Гущин котлады.

Мәктәп директоры Альбина Ларинадан аерым җылы сүзләр яңгырады.

Бәйрәмнең кульминациясе традицион беренче кыңгырау чыңлавы булды. Аны бирү хокукы унберенче сыйныф укучысы Руслана Алава һәм беренче сыйныф укучысы Артемий Утягановка бирелде. Көмеш  кыңгырау чыңы иң кечкенә укучылар өчен белем иленә сәяхәт башлануы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы уку елы турында хәбәр итте.

Көчле алкышлар астында беренче сыйныф укучылары, зур чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бинасына беренчеләрдән булып керделәр. Биредә аларны беренче укытучылары — Ольга Дәүләтшина һәм Надежда Утяганова көтә иде.

Роза Илалтдинова  фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев