Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа Спасста яшәүчеләрнең көнкүреше күзәтелде (күчмә утырыштан фоторепортаж)

Бүген Зәй районында традицион төстә уздырылучы авыл җирлеге башлыкларының күчмә утырышы үтте. Ул Яңа Спасс авыл җирлегендә уздырылды. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә җирлек башлыклары, аерым бүлекләр, оешма-предприятие җитәкчеләреннән торган эшче төркем Яңа Спасста халыкның яшәү рәвешен күзәтте.

Утырыш барышында җирлекнең авыл хуҗалыгы тармагында фермерлык юнәлешендә актив эшләүчеләре хезмәтен карадылар. Социаль объектларда булып андагы халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен бәяләделәр, мәктәп тормышын, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештырылуны күрделәр. Пленар утырыш җирлек мәдәният сараенда узды. 

 

Роза Илалтдинова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев