Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа шәһәрдә вакытлыча кайнар су бетерелә

Сүндерүнең сәбәбе — җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрү.

26 майдан Яңа шәһәрдә кайнар су белән тәэмин итү туктатылачак. Ә 29 майда җылылык челтәрләренә гидравлик сынау үткәрергә планлаштыралар. Кайнар суны яңашәһәрлеләргә 3 июньдә бирәчәкләр.

Мондый процедура елга ике тапкыр үткәрелә: язын – ягу сезоны тәмамланганнан соң һәм көзен – яңа ягу сезоны башланыр алдыннан. Ул җылылык үткәргечләрнең торышын тикшерү һәм кимчелекләрне ачыклау өчен кирәк, ди белгечләр. 

Шәһәрнең иске өлешендә җылылык челтәрләре планлы гидравлик сынаулар 15 майда узды. Моның өчен тармак хезмәткәрләренә 12 майдан 19ына кадәр кайнар су бирүне туктатырга туры килде. Сынаулар үткәрү барышында кимчелекләр ачыкланмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев