Яңа елның ике атнасында Зәйдә өч янгын очрагы теркәлгән
1 — 14 гыйнварда район янгын күзәтчелеге бүлеге 6 чакыру алган. Шуларның берсе ялган чакыру булып чыккан, икесе — плитәдә ризык көю, өчесе — җитди янгын очрагы.
3 гыйнварда 6 сәгать 40 минутта 88нче янгын сүндерү бүлеге Югары Шепкәдә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунчада ут чыгып, аның түшәм өлеше янган.
«Янгын мичне артык кызу ягу нәтиҗәсендә чыккан дип билгеләнә», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Шул ук көнне Кадер авылында да кыска ялганыш нәтиҗәсендә мунчада ут чыккан.
12 гыйнварда Зәй шәһәренең Май урамында йорт янган. «Янгын чыгуның сәбәбе — кыска ялганыш» — ди инспекторлар.
Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев