Яңа елга кадәр газ хезмәте белән килешү төзеп өлгермәсәң, ни була?
Бу сорау бүген бик күп зәйлеләрне борчый.
Агымдагы елның 1 сентябреннән «Газ белән тәэмин итү турында» Федераль законга һәм РФ Торак кодексына төзәтмәләр үз көченә керде. Аның кысаларында йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүнең яңа формасы билгеләнде. Әлеге федераль закон күпфатирлы йортларда һәм йорт хуҗалыкларында барлык газ челтәрләренә һәм газ җиһазларына хезмәт күрсәтүне газ бүлү оешмасына гына беркетә, ул бу йортларга табигый газ җибәрүне тәэмин итә. Тик моның өчен оешма белән килешү төзергә яки булганын яңартырга кирәк.
Интернет челтәрендә тиз арада килешүләрне яңадан төзүнең кыска сроклары һәм аны төземәгән очракта җаваплылыкка тарту, зур штрафлар турында имеш-мимешләр таралды, шуның белән район газ хезмәтенең абонент бүлекләрендә шау-шу һәм чиратлар хасил булды. Без район газ-эксплуатация хезмәте башлыгы Радик Гимаевка әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап мөрәҗәгать иттек.
— Беренчедән, штраф һәм газ белән тәэмин итүдән өзү — бу килешүләрне яңадан төзүгә килмәүче, закон таләпләренә буйсынмаучы затларга карата гына кулланыла торган соңгы чара. Моннан тыш, абонентны газдан өзгәнче, рәсми рәвештә язмача бу турыда аңа хәбәр ителә һәм әлеге проблеманы хәл итү өчен вакыт бирелә.
Икенчедән, килешүне вакытында төзергә мөмкинлек бирми торган төрле сәбәпләр дә булырга мөмкин. Килешүләрне яңадан төзү эше киләсе елда да дәвам итәчәк. Түләүләрне үзвакытында башкаручы абонентларга, быел килешүне төзи алмаулары сәбәпле, газны өзүдән һәм штрафлардан куркырга кирәкми, бигрәк тә бу турыда рәсми хәбәр килмәсә.
Без килеп туган хәлне оператив җайга салу өчен барлык кирәкле чараларны күрәбез: абонент һәм техник бүлекләрнең эш сәгате арттырылды. Абонентларга уңайлы булсын өчен гаризаны район газ хезмәтенең электрон почта адресына (рәсми сайтта урнаштырылган) кирәкле документлар комплектын җибәреп, электрон рәвештә бирергә мөмкин. Аннан әзер килешүне килеп алу турында абонентның күрсәтелгән телефон номерына хәбәр киләчәк. Тагын бер тапкыр һәркемне конструктив мөнәсәбәтләргә чакырабыз һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев