Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа ел иртәсендә Зәй районында бер бала дөньяга аваз салган

Бүген иртән - 1 гыйнварда Зәй районының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре йөкле хатынны Түбән Камага илтә. Гомумән, ашыгыч ярдәм бүлегенең 12 хезмәткәре 31 декабрьдә кизү торды. Бригадалар 55 чакыруга чыкканнар. Ә иртән йөкле хатынның тулгагы башлану белән бәйле рәвештә ярдәм кирәк була.

Ашыгыч ярдәм хезмәте тәүлек буе һәлакәт урынында да, стационарда да өлкәннәргә һәм балаларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә.

1 гыйнварда иртәнге сәгать 5тә ашыгыч ярдәм фельдшерлары Зәй шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр. Йөклелеге 38 атналык булган хатын-кызның тулгагы башлангач, аның якыннары ашыгыч ярдәм чакырта. Хатынны тиз арада Түбән Кама бала тудыру бүлегенә илтәләр. Ашыгыч ярдәм машинасы урынга тиз һәм вакыйгаларсыз барып җитә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев